Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гагарин көне ни өчен кирәк?

    Соңгы арада үзәк матбугат чараларында Юрий Гагаринның галәмне яулавына 60 ел булу уңаеннан 12 апрельне Ил горурлыгы көне буларак билгеләү турында сүзләр еш ишетелә башлады. Россия Герое, очучы-космонавт, Дәүләт Думасы депутаты Елена Серова әлеге фикерне хуплады. Ул хәтта 12 апрельне ял көне итүгә дә каршы түгел. Шул ук вакытта бу башлангычның нәкъ менә Татарстаннан, аерым алганда, «Җиһангирлар» инициатив төркеменнән юл алуы күпләргә мәгълүм түгелдер, мөгаен. Әлеге төркем җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов белән без әнә шул хакта сөйләштек.

    Соңгы арада үзәк матбугат чараларында Юрий Гагаринның галәмне яулавына 60 ел булу уңаеннан 12 апрельне Ил горурлыгы көне буларак билгеләү турында сүзләр еш ишетелә башлады. Россия Герое, очучы-космонавт, Дәүләт Думасы депутаты Елена Серова әлеге фикерне хуплады. Ул хәтта 12 апрельне ял көне итүгә дә каршы түгел. Шул ук вакытта бу башлангычның нәкъ менә Татарстаннан, аерым алганда, «Җиһангирлар» инициатив төркеменнән юл алуы күпләргә мәгълүм түгелдер, мөгаен. Әлеге төркем җитәкчесе Хәлил Гайнетдиновбелән без әнә шул хакта сөйләштек.

    – Хәлил Шәйхенурович, белүемчә, сез теләктәшләрегез белән 12 апрельне зур бәйрәм итү турында күптән хыялланасыз. Бу гамәлнең кирәклеген ничек дәлиллисез?

    – Чыннан да, инде берничә ел элек без дәүләт җитәкчеләренә – Президентка, Дәүләт Думасы депутатларына 12 апрельнең статусын һәм исемен үзгәртергә, аны Гагарин көне, бәйрәм, ял көне итеп уздырырга кирәк дип хатлар яздык. Бу проблеманы күпсанлы матбугат чараларында күтәреп чыктык. 2013 елда нәшер ителгән «Космос нас зовет, зихангиры!» исемле китабыбызда да ассызыклап уздык. Дәүләт Советы депутатлары, космонавтлар, төрле җитәкчеләр белән очрашканда да куәтләдек. Ниhаять, Дәүләт Думасы депутатлары үз сүзләрен әйттеләр. Билгеле булганча, Космонавтлар көне Гагаринның 1961 елнын 12 апрелендә галәмгә очуы белән бәйле, ул соңрак, 1962 елның март аенда, Советлар Союзының икенче космонавты, Юрий Гагаринның дублеры Герман Титов тәкъдиме нигезендә барлыкка килә. СССР Югары Советы космосны үзләштерү һәм тикшерү эшләре башлану йөзеннән 12 апрельне истәлекле көн – Космонавтика көне дип игълан итә, соңрак ул Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дигән статус ала. 2011 елда исә Берләшкән Милләтләр оешмасы бу көнне Кешенең космоска очу көне буларак гамәлгә куя. Бу аңлашыла да, чөнки Юрий Гагаринның галәмне яулавы Җир шарындагы бар кеше өчен рухи яктан да, фән өчен дә зур сикереш була, җиһангирлар чоры башлана. Әмма эш шунда: бу көн – халык өчен эш көне, ул гамәлдә космонавтлар, космонавтика өлкәсендә эшләүчеләр бәйрәме булып кына кала бирә. Югыйсә галәмгә очу кешелек тарихында искиткеч зур җиңү бит, димәк, ул бөтенхалык бәйрәме булырга тиеш.

    – Чит илләрдә космос белән бәйле башка бәйрәмнәр бармы?

    – Юрий Гагаринның батырлыгы белән Җир шарының һәр почмагында горурланалар. Моннан 20 ел элек Америка Кушма Штатларында «Юрий төне»н бәйрәм итә башладылар, ул бик тиз халыкара статус алды. Кайбер «энтузиастлар» безне дә шушы «халыкара» бәйрәмгә кушылырга чакыра. Янәсе, Гагаринны төнлә белән, фейерверклар җибәреп хөрмәтләргә кирәк. Әйтергә кирәк, үз илеңнең, халкыңның, гаиләңнең уңышларын, казанышларын системалы рәвештә санга сукмый башласаң, мондый күренешләр булгалый, кеше чит тормыш белән яшәргә керешә. Алар бит безгә үзләренең атрибутикаларын (мәсәлән, Гагарин сурәте төшерелгән кара футболкалар), фикерләрен тәкъдим итәләр. Ә ни өчен төнлә? Дөрес, Гагарин галәмгә очканда Америкада төн була. Әмма бездә ул вакытта көн була бит. Беренче космонавт Байконурдан 9 сәгать 7 минутта старт ала, 10 сәгать 55 минутта Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында җиргә әйләнеп кайта.

    – Бәйрәмне зурлап үткәрү өчен мәгълүматның да киңкырлы булуы кирәк…

    – Без әнә шул вазгыятьне үзгәртергә тырышып, чаң сугабыз да инде. Мәктәпләрдә космик тематикага бөтенләй кагылмыйлар. Астрономия дәресләре укытылмады, күптән түгел генә безнең тырышлык белән яңадан мәктәп программасына кайтарылды. Балалар Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Алексей Леонов, Сергей Королевның кем икәнен белми. Аңлашыла ки, мондый вазгыятьтә илебезгә космик держава статусын кире кайтару турында хәтта уйларга да мөмкин түгел. Моннан 5 ел элек Татарстан Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән мәктәпләрдә «Юрий Гагарин белән бергә 108 минут» дигән акцияне үткәрә башладык. Җир шарын әйләнеп чыгу өчен космонавтларга 90нан алып 108 минутка кадәр вакыт кирәк. Юрий Гагаринның тарихи очышы 108 минутка сузылды. Шушындый чаралар ел саен Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелергә тиеш. Мондый гамәлләр яшьләрне космик эшчәнлеккә этәрер иде. Гагарин көне мәктәпләрдә генә түгел, хезмәт коллективларында, оешмаларда билгеләнеп үтәргә тиеш. Бәлки, Константин Циолковский, Сергей Королев, Валентин Глушко, Глеб Лозино-Лозинский, Рәшид Сүнәев, Роальд Сәгъдиев кебек галимнәрнең, Советлар Союзы һәм Россия космонавтлары исемнәрен искә төшерербез?

    – Бу теләк тормышка ашкан очракта, бәйрәмнәр күбәеп китте, дип зарланучылар да табылыр, мөгаен?

    – Бер яктан караганда бу сүзләр дә дөрес кебек. Чыннан да, бездә бәйрәмнәр күбәеп китте. Озын-озак Яңа ел, Май бәйрәмнәре хәтта сәламәтлеккә, гаилә хәлләренә дә тискәре йогынты ясый башлады. Әмма бу көннәрнең берсен Гагарин көненә «бүләк итәргә» мөмкин. Россия 1961 елның 12 апрелендә иң беренче космик ил булудан тыш, цивилизация масштабындагы зур бурычны үтәде. Безгә ул Җир шарындагы бар халыкны космик рухта берләштерү өчен дә, илебезнең кайчандыр космик держава статусын йөрткәнен онытмас өчен дә бик кирәк.

    Реклама

    – Гагарин көнен үзенчәлекле итеп үткәрү өчен фикерләрегез дә бардыр, мөгаен…

    – Нинди генә чара булса да, алар беренче чиратта Җир шарын саклауга һәм Җиhанны олылауга юнәлтелгән булырга тиеш. Монда космик тармак буенча ниндидер нәтиҗәләр ясау турында гына сүз бармый. Вак-төяк кебек күренсә дә, олысының-кечесенең күңеленә ятарлык, истә калырлык булсын иде ул. Мәсәлән, безнең төркем «Гагарин ярминкәсе» тәкъдим итә. Анда төп ризык бәрәңге булырга тиеш. Ни өчен икәнен дә әйтеп үтәм. Смеловка авылы янында Гагаринны беренче булып 6 яшьлек оныгы Румия белән Әнихәят Тахтарова каршы ала. Ул көнне алар кырда бәрәңге утырта торган булалар. Бу көн урта полосада яшәүчеләрне утыртырга орлыклык бәрәңге әзерләү турында искәртеп торсын иде. Ә кич белән «Гагарин бәлеше» әзерләргә тәкъдим итәбез. Беренче космонавт татар бәлешен бик яратып ашаган. Аны милли ризыгыбыз белән Оренбург ресторанында пешекче булып эшләгән хатынының әтисе Иван Горячев сыйлый торган булган. Бу көнне космик тармакта хезмәт куйган барлык ветераннарны хөрмәтләргә, төрле спорт турнирлары үткәрергә мөмкин. Концертлар, төрле бәйгеләр, өмәләр үткәрергә, агачлар утыртырга… Кыскасы, әллә нинди шөгыльләр табарга мөмкин. Казанда төрле елларда Сергей Королев, Валентин Глушко, Георгий Жирицкий, Мстислав Келдыш, Игорь Курчатов, тагын бик күп легендар кешеләр эшләгән. Юрий Гагарин үзе дә берничә тапкыр Казанда булган. Аларның эзләре буенча маршрутлар төзеп, төрле илләрдән килгән туристларны җәлеп итә алсак, искиткеч әйбәт булыр иде.

    Космос турында кызыклы фактлар

    1.Кояш Җир шарыннан 300 000 тапкыр зуррак.

    2.Кояш үзенең күчәре тирәсендә 25–30 көн эчендә әйләнеп чыга.

    3.Венера – Кояш системасында иң кайнар планета.

    4.Айда булган иң беренче кеше – Нил Армстронг (АКШ).

    5.Ай Җирдән ел саен 4 сантиметрга читкәрәк китә.

    6.Марста Монс Олимпы дип аталган тау бар. Аның биеклеге 25 километрга җитә.

    Фәния Әхмәтҗановаhttps://vatantat.ru/2021/01/44194/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: