erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаилә ядкәрләрен саклыйк

Мәдәни мирас

Районда “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесе башланып китте.

Максаты – гаилә, туганлык җепләрен ныгыту, иҗади гаиләләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, аларны мәдәният тормышында катнашырга тарту, җәмгыятьтә гаиләләрнең ролен үстерү. Бәйге барышында чыгыш ясаучылар гаиләләре белән дә таныштырырга, иҗади яктан осталык-

ларын күрсәтергә, гаиләнең кадерле ядкәрләрен тәкъдим итәргә тиешләр. Анда барлык гаилә әгъзаларының да катнашуы шарт.

– Бәйге ике этапта үткәрелә. Сайлап алу туры 1 февральдән 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн форматта. Конкурсантларның эшләрен экраннардан карыйбыз. Финал туры (гала концерт) 1 мартта Арча Мәдәният йортында офлайн режимда булачак. Җиңүчеләрне номинацияләр буенча билгелибез, – дип аңлатып үтте район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов.

Катнашучыларга чыгышларын видеога төшерү мәшәкать тудырса, жюри әгъзаларына аларны экраннан карап бәяләү кыен. Сәхнәдә чыгыш ясау белән видео-да булганны күзәтүнең аермасы бик зур. Бигрәк тә сыйфат ягыннан. Аннан “тере” чыгышларны карап бәяләү бөтенләй икенче әйбер. Тик, нишлисең, вакыты шундый, мондый хәлдән дә чыгу юлын табарга кирәк.

Яңа Кырлай мәдәният йортында үткән бәйгедә Яңа Кырлайдан Гүзәл һәм Илнур Хәйдәровлар, Кышкардан Аида һәм Радик Хәйретдиновлар, Симетбаштан Зәлия һәм Данис Гайфуллиннар, Иске Кишеттән Филсинә һәм Фәрдүс Әхмәтгалиевлар, Өчиледән Гөлназ һәм Фәрит Мөхәммәтшиннар, Чиканастан Альбина һәм Илнар Минзиннар катнашты.

Илнур Хәйдәров мәктәп автобусында балалар йөртә. Буш вакытларында куяннар белән мәш килә. Яраткан шөгылем, ди. Хатыны Гүзәл оста пешекче.  Җәй көннәре бакчада үтсә, кышын чаңгы, тимераякта йөрергә яраталар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аида һәм Радик Хәйрет-диновларның да өч балалары бар. Радик күмәк хуҗалыкта эшли. Оста тамада да ул. Аида хат ташучы һәм сатучы. Олы уллары Ранис аш-суга оста икән. Ранилләре – көрәшче, 5 яшьлек Гүзәл җырларга, биергә ярата. Хуҗалыкта 10нан артык сыер, үгез-бозаулар, ат, токымлы сарыклар үрчетәләр. Һәр елны 100дән артык каз-үрдәк, чебиләр үстерәләр. Хәйретдиновлар гаиләсе клубта уздырылган мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Аннан Зәкия әбиләренең шөгылен дәвам итеп, дару үләннәре җыялар, җиләк-җимеш киптерәләр, олы мичтә как коялар. 

 Наласа мәдәният йортында Субаш Атыдан Гөлнур һәм Фәрит Вәлиевлар, Түбән Атыдан Язилә һәм Зөлфәт Кадыйровлар, Кушлавычтан Равилә һәм Рүзәл Әюповлар, Орнашбаштан Айгөл һәм Раил Исмәгыйлевлар, Наласадан Алия һәм Радил Шаһиевлар чыгышларын күзәттек.

Алиянең осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул бик оста рәссам, алкалар ясый, тегә, бәйли. Үзе дә, Радил дә җырлыйлар. Балалары да үзләре кебек үк, һәр эшкә куллары бара. Орнашбаштан Раилнең кулыннан килмәгән эше юк, электрик та, механизатор да, ветеринар да ул. Күп итеп терлекләр асрыйлар. Кушлавычтан Әюповлар да мактаулы гаилә. Өч балалары да җырга гашыйк. Әтиләре Рүзәл гармунда оста уйный.

Барлык гаилә турында язып бетереп булмый. Алар һәрберсе моңа лаек булса да. Барысы да үзләренең кул эшләрен, гаилә ядкәре итеп саклаган әйберләрен туплап, күргәзмә эшләгәннәр. Карап туярлык түгел.

– Арча Мәдәният йорты-ның икенче катында зур күргәзмә оештырып, бәйгедә катнашучыларның эшләрен тәкъдим итәчәкбез. Гала концертка килгән тамашачылар да алар белән таныша алачак, – диде Айрат Нурьязанов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X