erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаиләдә әтинең госпитальдән бирелгән белешмәсе кадерле ядкар булып саклана

Насыйбуллин Рәхмәтулла Хәбибрахман улы (хәрби билетында ни өчендер исеме Рәхим дип язылган) 1919 елның 6 гыйнварында Наласа авылында дөньяга килә. Наласа җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозда эшли.

1940 елның 25 гыйнварында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. Әткәйнең истәлекләре буенча ул сугышка кадәр Белорусиянең Бобруйск шәһәре тирәсендә хезмәт иткән.
Бөек Ватан сугышы башлангач аларның 66нчы укчы полкы иң беренчеләрдән булып дошман явына каршы көрәшә башлый.Бу сугышының иң аяныч мизгелләре.Сан ягыннан күпкә өстен немец фашистларына каршы кан койгыч сугышның беренче көннәрендә үк, төгәлрәге 1941 елның 3 июлендә,әти каты яралана, аны башта кыр госпиталенә, аннан соң тылдагы госпитальгә озаталар. Ул 1941 елның 3 ноябренә кадәр дәвалана . Хәрби-медицина комиссиясе аны сугышка яраксыз дип таба һәм сугыш беткәнче туган авылында хезмәт итә.

Безнең гаиләдә аның госпитальдән бирелгән белешмәсе кадерле ядкар булып саклана. Ул әти белән бик озак юл үткән күрәсең, шуңа күрә бу документ теткәләнеп беткән. Шулай ук әткәйнең инде сугыштан соң бирелгән хәрби билеты да сакланган. Биредә аның бүләкләре, сугышта узган юлы турында язмалар бар. Тик бүләкләре арасында ни өчендер 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан бирелгән Бөек Ватан сугышы ордены гына теркәлмәгән. Бу бүләге турыдагы мәгълүматне без "Подвиг народа" сайтыннан эзләп таптык.

Әткәй сугыштан соң туган авылында колхозда озак еллар төзүчеләр бригадиры булып эшләде. Аның җитәкчелегендә орденлы Октябрь күмәк хуҗалыгында фермалар, мастерскойлар, социаль объектлар, шул исәптән әле дә халыкка хезмәт итүче Наласа мәдәният йорты төзелде.
Сугыштан соң ул яшь вакыттан ук дуслашып йөргән авылның иң булдыклы кызларының берсе Гөлбәгъдә белән гаилә кора. Алар тугыз балага тормыш бүләк итәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әткәй 1986 елның июлендә мин армиядә вакытта якты дөньядан китеп барды. Әнкәйне 1995 елның апрелендә озаттык. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

("Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин)
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X