erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Гаиләм мине аңлавына сөенәм”.

Хәйриячелек – аның төп максаты

Арчадан Алсу Нуриәхмәтова үзенең кызлары белән безнең сугышчылар өчен термокиемнәр, балаклавалар, ампульницалар тегә.

Алсу башта Самара өлкәсендә яшәгән. Аннан гаилә монда күчеп кайткан. “Әни ягыннан дәү әти, дәү әни Мөндештән, – ди ул. – Үзем Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә укып, хисапчы һөнәре үзләштердем. 1998 елда Арчага кияүгә чыктым. Үзлегемнән тегәргә өйрәндем. Аннан шул юнәлештә курслар үттем”.

Әнә шулай хисапчы булырга хыялланган кыз тегүче булып китә. Тегүчелеккә өйрәтү буенча үзенең мәктәбен ачып җибәрә. Дәресләр алып бара, кызларны тегү серләренә төшендерә.

– Бу шәхси мәктәп. 350ләп кеше укып чыкты инде. Быел тагын йөз кеше тәмамлый. Күрше районнарда да киләләр, – ди Алсу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик сүз ул хакта түгел. Алсу Нуриәхмәтова күп еллардан бирле хәйриячелек белән шөгыльләнә, хәйрия акцияләрендә катнаша. Үзендә укыган кызлар белән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен киемнәр, бәйрәмнәргә костюмнар тегеп бирә. Тукымаларын үз акчасына үзе ала.

Махсус хәрби операция башланып, егетләребез мобилизацияләнеп шул зонага киткәч тә тыныч кына кала алмый ул. Үзенең хәйриячелек эшен шул юнәлештә башлап җибәрә.

– Башта үземдә укып чыккан, хәзерге вакытта укучы кызлар белән акча җыешып, ике рулон флис (җылы кием тегү өчен тукыма) сатып алып, балаклава (башны, маңгайны, битне салкыннан саклаучы битлек-башлык) тектек. Аннан волонтерлар тукыма бирделәр дә, ампульницаларга (ампулалы медицина препаратлары саклау өчен махсус кесәләр) тотындык, – диде Алсу ханым. – Хәзер термокием (җылылык саклаучы эчке киемнәр) тегәбез. Аның өчен дә тукыманы волонтерлар бирде, тегү бушка. Ягъни, егетләребезгә бездән ярдәм.

Бу эштә аңа ире Олег та бик булыша икән. “Рулоннарны алып кайта, әзер әйберләрне илтеп бирә. Ул булмаса, авырга килер иде”, – ди Алсу. – Безнең өч улыбыз бар. Олысына 23, икенчесенә 18, кечесенә 8 яшь. Төпчеге әле яшьрәк. Әмма өлкәннәре ярдәм итәргә генә тора. Аларга да бик рәхмәтлемен. Гаиләм мине аңлавына сөенәм”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X