erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаиләләргә дәүләт ярдәме – өстәмә түләүләр

2020 елның 25 мартында Владимир Путин телевидение аша халыкка мөрәҗәгате вакытында дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында игълан итте

Бу мөрәҗәгать илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Яңа чараларның берсе – ана капиталына ия булган аналарның 3 яшькә кадәрле  балаларына 5 мең сум өстәмә түләү.

7 апрельдә Владимир Путин 249нчы Указга кул куйды. Әһәмиятле яңалык бу. Күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

– Рузия Илсуровна, 5 мең сумны алу тәртибе турында аңлатсагыз иде.

– 5 мең сум өстәмә түләүне ана капиталына ия ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы алачак.

– Өстәмә түләүне ана капиталы акчасын тулысынча тотып бетергән гаилә ала аламы?

–  Ул акчаны тотканмы ул, юкмы – әһәмиятле түгел. Ана капиталына хокукы булган ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы ала. Мәсәлән, гаиләдә 3 яшькә кадәрле өч бала бар икән – өчесе дә алачак.

– 5 мең ана капиталыннан алына икән, дип шикләнүчеләр бар.

– Ул акча ана капиталыннан алынмый, өстәмә түләүләрне Россия Федерациясе хөкүмәте бүлеп бирә.

– Тормышта төрлесе бар. Мәсәлән, ике балалы хатын бер балалы ир белән яшәргә мөмкин. Гаиләдә өч бала – өчесе дә 3 яшькә кадәрле. Бу очракта ничек?

– Бу сорауның нечкәлекләре күп. Мондый гаиләләр белән аерым аңлашырга кирәк. Шунысы мәгълүм: әгәр дә ана капиталын алган хатын бергә яшәгән ирнең баласын уллыкка яки кызлыкка алган икән, ул вакытта өч балага да 5 мең сум тия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ана капиталына ия хатыны вафат булса, ул вакытта сертификат иренә күчә. Бу очракта ирнең баласы да 5 меңне алачак. 

2020 елның гыйнварыннан беренче баласын тапкан анага да сертификат бирелә.

– Баланы уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләр дә бар.

– Баланы уллыкка яки кызлыкка алган анага шулай ук ана капиталы сертификаты бирелә. Бу гаиләдәге 3 яшькә кадәрле балаларга шулай ук 5әр мең сум акча исәпләнә. Өстәмә түләү акчалары 2020 елның 1 апреленнән исәпләнә башлый һәм өч ай дәвамында 5әр мең сум бирелә.

– Балага 31 мартта 3 яшь тулса?

– Ул вакытта балага 5 мең сум исәпләнми. Әгәр дә балага 1 апрельдә 3 яшь тулса – апрель ае өчен генә бирелә.

– Гариза бирү тәртибе ничек?

– 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Электрон формада да ярый. Пенсия фондына килү өчен алдан язылу сорала. Телефон: 8(84366) 3-26-78. Үзең белән банк реквизитлары, пас- порт һәм баланың туу турындагы таныклыгы булсын. Гаризаны дөрес итеп язарга кирәк. Гаризада барлык балалар да түгел, өч яшькә кадәрле балалар гына күрсәтелсен. Гариза июнь аенда бирелсә, түләүләр берьюлы өч айныкы исәпләнә.

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X