erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Гаиләм – ныклы терәгем”

Тәмле тортлар ясаучы Рәзинә Гарифуллина турында Арчада гына түгел, якын-тирә районнарда, хәтта Казанда да беләләр.

“Беркөн кибеттән торт сатып алдым. Аның тәмлелекләре...”, – дип шалтыратты Казанда яшәүче танышым.

– Арчада эшләнгән, диелгән. Кем икән ул оста? – дип тә сорады ул. Адресын әйткәч, Рәзинә Гарифуллина булуы ачыкланды. Андый тортны хәзер күп кеше пешерә, әмма, башкалар гафу итәр, дип уйлыйм, Рәзинә тортларына җитми.

Арчада туып-үскән кыз ул. Бишенче гимназиядә, аннан Казан дәүләт университетында (ул чагында шулай атала иде) белем алган. Сайлаган һөнәре буенча ул кулинариягә якын да килми. Рәзинә татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамлаган. “Арча” радиосында юрисконсульт, Мәдәният йортында методист булып эшләгән. Кияүгә чыккан. Декрет ялына киткән.

– Мин кечкенәдән ашарга пешерергә ярата идем. Әти-әнинең эштән кайтышына төрле тәмле әйберләр әзерләп куям, өйдәгеләрне сыйлыйм. Күп нәрсәгә, шулай ук торт ясарга да әнидән өйрәндем. Бервакыт кунаклар килгән иде. Авыз итеп карадылар да мактап туя алмадылар. “Нигә сатуга пешермисез?” – дигән сүз дә алардан чыкты. 2013 ел. Кызга бер яшь иде. Өйдә утырам. Энем Рәмзил кунакларның бу сүзләрен исенә төшереп, сатуга да пешереп карарга тәкъдим ясады. Тәвәккәлләп карарга булдык. Әниләр өендә кечерәк кенә цех  оештырдык. Ул вакытта без бер бүлмәле фатирда яши идек әле. Аннан әниләрдән ерак түгел генә йорт төзеп чыктык, – диде Рәзинә.

– Әтиегез, ирегез бу эшкә ничек карады?

– Башта әти каршы булды, ирем яратып бетермәде. Әмма эш гөрләп киткәч күнделәр. Алар финанс ягыннан бик булыштылар. Энем, әни, әти, ирем минем иң беренче ярдәмчеләрем булдылар. Чөнки хөкүмәт тарафыннан бирелгән бер ярдәмнән дә файдаланмадык. Грант турында уйлыйсы килә инде. Җитештерү цехы ачарга хыялланам.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сезнең заказлар артканнан-артадыр. Чөнки тортыгыз бик тәмле дигән сүз Казанда да таралган.

– Башлангыч чорда 5 литрлы миксер белән эшли идек. Көнгә 5-10 торт. Хәзер бездә 60 литр-лы миксер. Көнгә 150-200 торт ясыйбыз. Әмма беренче елларда конкурентлар юк иде. Ясап өлгерә алмадык. Хәзер конкуренция бик зур. Аннан соңгы вакытта керем генә түгел, чыгымнар да сиздерә башлады. Продукция – йомырка, шикәр комы, әчтерхан чикләвеге, кара җимеш һәм башкалар – хәтта савытлар бәяләре дә артты. Шулай да безнең продукцияне кайда да яратып алалар. Без Арча гына түгел, күрше-тирә районнар кибетләре белән дә эшлибез, Казанга да җибәрәбез. Күбрәк өйгә килеп алалар. Аякта нык басып торабыз.

Өлгерми башлагач әнисе Далига ханым да ярдәмгә килгән, кешеләр дә алганнар. Хәзер әнисе белән бергә цехта 5 кеше эшли. Торттан тыш “Кырмыска оясы” да пешерәләр, токмач та кисәләр.

– Бу торт йомырка агына гына пешерелә. Сарысы әрәм булмасын өчен токмач җәя башладык. Су кушмыйча, йомырка сарысына гына. Бик яратып алалар. Казанга җибәрергә җитми дә. Ә “Кырмыска оясы”н Гөлгенә кодагый рецепты буенча пешерәбез. “Бик тәмле, пешермисезме?” – диде. Чыннан да ошады. Безгә генә түгел, сатып алучыларга да. Тортыгыз тәмле, нәрсә саласыз, дип сорыйлар. Чиста продукция. Бернинди химия кушмыйбыз. Шуңа тәмле килеп чыгадыр, – диде Рәзинә Гарифуллина.

Бу бар яктан да уңган ханым үз бизнесын алып барудан тыш, өч бала анасы да. Олы улы 13 яшьлек Рәнис Казанда “Ак барс” яшүсмерләр командасында уйный, 165нче мәктәптә укый, шунда яши. Кызы Зәлинә беренче сыйныфта. Кечкенә улы Рәсимгә өч яшь. “Ничек барысына да өлгерәсез?” – дигән сорауга : “Минем ныклы терәгем, һәрчак ярдәм итәргә әзер торган гаиләм бар”, – дип җавап бирде Рәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X