erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Галим чәчүлек орлыклар яхшы үссен өчен игенчеләргә киңәшләр бирде

Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә

Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы — барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле, дип аңлатыла Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

«2021 ел уңышы өчен салынган бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча, начар шытым бирә, акрын үсә торган һәм тамырны черетә торган корткычлар белән зарарланган партияләр күзәтелә», — ди «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, орлык — тере организм, ул сулый, яши һәм хәтта авырый. Фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә.

Ел саен чәчелә торган бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары 95 процентына кадәр тикшерелә. Хәзерге вакытта барлык район бүлекләрендә орлыкларның авырулар белән зарарланганмы-юкмы икәненә тикшерү бара. 120 мең тоннадан артык орлыкка анализ ясалган инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Орлыкларга фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча, инфекцияләр булуын, патоген төрләрен исәпкә алып, безнең белгечләр иң нәтиҗәле агуларны сайлый һәм киңәшләр бирә. Биредә үк орлыкларның шытым бирүе, үсү көче, чәчү нормасы, чәчү тирәнлеге, чәчүнең оптималь агротехник сроклары, агулау зарурлыгы билгеләнә», — дип, профессиональ серләр белән уртаклаша Виталий Новичков.

Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә Россия авыл хуҗалыгы үзәге. 

Фузариоз-гельминтоспориоз черек белән зарарлану дәрәҗәсе түбән — 10 процентка кадәр булганда, экологик куркынычсыз һәм икътисади отышлы биологик препаратлар: Псевдобактерин-2, Ризоплан, Баксис, Фитоспорин һ.б. кулланырга киңәш итәбез, диелә бу хәбәрдә.

 https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/24-03-2021/tatarstan-galime-ch-ch-lek-orlyklar-yahshy-ssen-chen-igenchel-rg-ki-shl-r-birde-5814809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X