“Гәүһәр” – авылның йөзек кашы
Байкал клубында эшләп килүче “Гәүһәр” фольклор коллективының биш еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Кайберәүләрнең моны юбилейга да санамаулары бар. Әмма 92 хуҗалыклы, 115 кешесе булган (шуларның 65е пенсия яшендә) районның чигендә үк урнашкан авыл өчен бу бик зур вакыйга. “Авыл яши, аның мактарлык кешеләре, күрсәтерлек эшләре бар икәнне белдерәсе килә”, – диде клуб җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина.
19 гасыр ахырында (төгәл елын да белүче юк) төзелгән агач йортта урнашкан Байкал клубы. Ике катлы бина булган. Башта мәчет, аннан мәктәп ролен үтәгән. 1941 елда клубка әверелгән.
– Мин 2015 елның сентяб-реннән эшли башладым, – диде Гүзәл. – Аңарчы 17 ел фермада сыер саудым. Аннан ел ярым мәктәптә эшләдем, аннан клубны кабул итеп алдым. 2000 елда бинаның түбәсен, идәнен алыштырганнар, сәхнә идәне ясаганнар. Тик аның белән иске бинаны рәткә китереп буламы соң? Тышы, эче бик караңгы, ямьсез иде. Авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп, сары буяу алып буядым. Бераз яктырып китте. Ирем белән җимерелә башлаган тәрәзәләрен алып каплап куйдык, эчтән ямьсез булып тормасын дип урыннарына киштәләр ясадык. Кул эшләреннән торган ике музей почмагы булдырдык. Иремә рәхмәт, ул бик булыша.
– Уен кораллары белән эш ничек тора соң? Бармы?
– Бер баян, ике хромка гармун бар иде. Әтинекеләр алар. Уйный иде ул. Сеңлем, энем белән мич артына кереп киемнәр алыштырып чыгып әти-әнигә концерт куйганны хәтерлим әле. Искеләр инде алар. Төзәтергә кирәк.
– Уен коралы да булмагач, ансамбль ничек чыгыш ясый соң?
– Акапеллага җырлыйбыз. Концертларны да шулай куеп чыгабыз. Юбилей кичәсенә Яңа Кенәр, Шурабаш мәдәният йортларыннан, Шурадан килделәр. Бик матур чара булды ул. Фәрит Мәдъяров сүзләренә Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән “Байкалым” авылы көен эзләп табып, аны да башкардык. Бик кирәк булганда гармунчыларны читтән чакырам. Шунсыз булмый. Аннан авылда уйнаучы кешесе дә юк бит аның. Музыкаль үзәк бик иске иде, авыл җирлеге ярдәме белән яңаны алдык. Ә микрофоннарны үз акчама юнәттем.
– Ничек туплый алдыгыз бу коллективны? Авылда яшьләр дә юк диярлек икән бит.
– Аның составында өлкәннәр генә. Бар да 2016 елда урам концертларыннан башланып китте. Коллективның төп артистлары шушы авылның апа-абыйлары. 10 кеше. Заманында төрле һөнәр ияләре. Чын күңелдән яратып йөриләр. Иң олысы Суфия Бәйрәмовага 75 яшь. Аңа тиңнәр юк. Әкълимә Габдрахманова, Рәмзия Зарипова, Рәмзия Нургаянова, Флюра Фәттрахманова, Раушания Габдрахманова, Диләрә Вәлиуллина – бар да осталар. Егетләребез Зөфәр Зарипов, Гаптелнур Вәлиуллин, Һидиятулла Заһидуллин коллективка яңа килеп керделәр. Аларга да зур өметләр баглыйбыз.
– Биш ел гына булуга карамастан, уңышларыгыз да бар икән.
– “Гәүһәр” беренче адымнарын ук уңыштан башлады. “Хәтер чылбыры” район фестивалендә диплом алдык. Аннан соң да республика, район фестивальләре безгә уңышлар китерде. Без вокаль ансамбль дә, фольклор коллектив буларак та чыгыш ясыйбыз. “Кич утыру”, “Бәрәкәтле мич котлау”, “Өй юу”, “Бәрәңге алу йоласы” кебек фольклор күренешләрне тәкъдим иттек.
– Быел “Хәтер чылбыры” район фестиваленең финал ярышында сезнең коллектив “Бәрәкәтле мич котлау” фольклор күренешен күрсәтте. “Өй юу”, “Бәрәңге алу йоласы” турында да ишетелгәне юк иде. Сез аларны кайдан аласыз?
– Өлкәннәр сөйләгәннәрдән чыгып та эшлибез. Кайнанам сөйли иде. Җыйнаулашып кич утырып шәл бәйләгәннәр. Бер генә көн дә калмаганнар. Күбрәк аларның үзләрендә җыелганнар. Нурия Абдуллина бик күп мәгълүмат җиткерде. Мәдинә Гыйниятуллина авыл тарихын яхшы белә, ул ярдәм итә. Үзебез дә уйлап чыгарабыз.
– Сәхнә костюмнарыгыз бик матур. Каян алдыгыз?
– Район, авыл җирлеге ярдәме белән тукымалар алдык. Ә тегүен һәркем үз хисабына эшләде. Монысы вокаль коллективка. Мари авылында таныш тегүче бар, шуңа мөрәҗәгать итәм мин. Алъяпкычларны да ул тегеп бирде. Ә фольклор коллективка күлмәкләрне дә, читекләрне дә базарга барып үзебез сатып алдык, калфаклар да үзебезнеке.
– Гүзәл, әлегә кадәр сүз “Гәүһәр” турында барды. Аннан тыш нинди эшләр башкарасыз? Нинди чаралар оештырасыз?
– Кышын авылда булган өлкәннәр белән мәш киләбез. Ел да спектакльләрен дә куйдык, концертларын да. Җәен авылга балалар күп кайта. Алар белән нәрсә генә оештырмыйбыз. Кичке сабантуйга кадәр үткәрдек. Чаралар булганда карарга күрше авыллардан да киләләр. Кичләрен дә җыелалар. Ә менә чараларда катнашырга яшьләрне бик тартып булмый. Нигездә шушы коллектив белән эшлибез. “Гәүһәр” – авылның йөзек кашы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев