Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Газ сөреме хәтәр!

    Быел Татарстанда 49 кеше газ сөременнән агуланган. Узган ел газдан агулану очраклары 12 айга 33 очрак булган. Ә быел инде ике ай ярым эчендә генә дә 25 очрак.

    Арча районында берничә очрак теркәлгән.

    Нинди хәл бу? Акыллылана барабыз кебек. Күп беләбез. Төзүчеләр төзеп, газчылар йөреп тора. Газ мичләрен заманчага алмаштырабыз. Төтен, һава йөри торган юллыклар да бар. Ә һаман да агулану очраклары булып тора. Быел күбәеп тә киткән. Ничек хәвеф-хәтәрләрне булдырмаска? Без бу теманы яңадан өйрәндек.

     Газ сөременнән, газ белән агуланмас өчен “Сабагаз” ширкәтенең Арчадагы предприятиесе белгечләре халыкка кабаттан инструктаж үткәрде.

    – Газ плитәсе белән бүлмәне җылыту катгый тыела, – диләр алар. – Бу сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Газ миче, газ плитәсе торган бүлмәнең форточкасы ачык булырга тиеш. Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алмаштырырга, автоматикасы төзек булмаган мичтән файдаланырга, завод конструкциясен үзгәртергә, газүткәргечләрне реконструкцияләргә һич ярамый! Нәкъ менә шушы таләпләрне үтәмәү хәвеф-хәтәрләр китереп чыгара да инде. Салкын көннәрдә төтен һәм җилләтү каналларының башларын тикшереп тору аеруча мөһим. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып томалануына китерергә мөмкин. Табигый газ һәм сөрем газын сигнал ярдәмендә белдерүче приборны өйгә куярга кирәк.

    Андый газоанализаторны махсус белемле газчылар гына куярга тиеш.

    Арчада күп фатирлы йортлар белән эшләүче “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев:

    Реклама

    – Соңгы дүрт елда күп эшләнде, – дип сөйләде. – 100дән артык фатирда җилләткеч тишеге, юллыклар юклыгы ачыкланды. Хәзер андый фатирлар юк. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Хәвеф-хәтәр миндә булмас кебек. Һәрвакыт сак, игътибарлы булырга кирәк. Күп фатирлы йортларны махсус оешма тикшереп тора. Менә бүген ике фатирда кухня җиһазы сүтелә. Җилләткеч тишекләре томаланган. Халыкка аңлы булырга кирәк инде. Төрле очраклар бар. Кайсы фатирга кертми, кайсы сансызлана, хатлар җибәрәбез. Хатларга игътибар итмәүчеләр дә бар. Дөрес, күпчелек газ белән сак булырга кирәген аңлый. Хәвеф-хәтәрсез яшәргә инде.

    Күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче “Татстройинвест” ширкәте җитәкчесе Рәмис Сәгыйтьҗанов:

    – 2017 елдан күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларын, мичләрен карап торабыз, аларга хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде. – Елга өч тапкыр төтен юллыкларын, җилләткеч каналларының торышын тикшерәбез. Юллыклар томаланмаганмы, җимерелмәгәнме, каршылыклар юкмы – махсус белемле белгечләр тикшерә. Безнең карамакта 3800дән артык фатир. Һәркайсы белән килешү төзибез. Хәзер һәр фатирда һава йөри торган юллыклар бар. Каналлар аша һаваның каршылыксыз йөрүе бик тә мөһим. Ул бүлмәләрне җилләтеп, һаваны алыштырып тора. Бүлмәдә җилләткеч һаваны суырсын өчен форточканың ачык булуы әһәмиятле. Кайберәүләр, салкын була дип, форточканы ачмый, хәтта җилләтү юллыкларын томалап куя. Болай ярамый! Өйдә һава йөрү өчен тәрәзәләрдә махсус клапаннар булырга тиеш. Хәзер күп фатирда пластик тәрәзәләр. Аларда һава йөргеч клапаннар эшләнмәгән булса,  эшләтергә кирәк.

    Менә без “Татстройинвест” ширкәте егетләре белән Банк урамындагы күп фатирлы 31нче йортта. Безгә ишекне үз фатирында Гөлнур апа Салихова ачты. Ул бу оешма егетләренә бик рәхмәтле. Райнур Сәгыйтьҗанов белән Илдар Мостафин махсус приборлар белән җилләткеч каналларын тикшерделәр. Алар да кайбер фатирларда каналларны каплап кую очраклары бар, диделәр.

    Рәмис Сәгыйтьҗанов белән Арчаның Түбән урамында яшәүче Павел Кузнецовның хәлен белеп чыктык. Кухняда “Дон” миче тора. Хуҗа газ сөреме белән агуланып, район хастаханәсендә ятып чыккан. “Төтен, җилләткеч торбалар бозланып томаланган булган, – дип сөйләде Павел Кузнецов. – Өч көн район хастаханәсендә яттым. Хәзер хәлем ярый инде”.

    Шөкер, районда газ сөреме, газ белән агуланып үлү очраклары юк. Ә андый очраклар элек булгалады. Аллам сакласын. Уяу һәм сак булыйк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: