erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газета чыкмагач безнең нигә кирәгебез бар!

Ышанычлы кеше турында: “Аның белән разведкага барып була!” – диләр. Элеккеге хезмәттәшебез Рамил Сафиуллин нәкъ менә шундыйлардан

Узган гасыр ахырында, кәгазь булмау сәбәпле, район газетасының чыгудан тукталу куркынычы килеп туган иде. Республикада юк андый кәгазь, таба алсаң – чыгарасың, таба алмасаң – юк. Газета чыкмагач безнең нигә кирәгебез бар! Җыелып сөйләштек тә, берничә ир-егетне Россия буйлап кәгазь эзләргә җибәрдек.

Рамилебез  Балахно шәһәренә барып хәл итте мәсьәләне. Кәгазь комбинатына башта кертмәгәннәр дә әле аны. Әмма ул, ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә торган кеше. Мыегы астыннан бер елмаеп караса, булмаган әйберне табып бирерсең. Дуслар, танышлар табып, кәгазь төяп кайтып керде ул аннан. “Кирәк булганда туры үзебезгә килегез!” – дип, күз яшьләре белән озатып калганнар үзен.

Ул безгә Иске Төрнәле мәктәбе директоры булып эшләгән җиреннән килде. Башта район радиосында диктор булды, аннан соң редакциянең реклама бүлеген оештырып, шуның беренче мөдире булды. Коллективта бик тиз үз кешегә әверелде, профсоюз оешмасы рәисе итеп сайладык. Төрле чараларны оештырырга аңа бир, аның белән эшләве рәхәт, низаглар чыгарып, нәрсәдер дәгъвалап йөри торган кеше түгел. Властька омтылган кеше булса, мәктәп директорлыгын калдырмаган да булыр иде. Беренче хезмәт юлын Венета мәктәбендә башлый ул.

– Мине югары уку йортын тәмамлап кайткач Венетага  билгеләделәр, – дип искә ала Рамил Тәлгать улы. – Ә мин бу авылның кайда икәнлеген дә белмим. Әни Арчада промкомбинатта эшли иде, шул өйрәтте, аларны бәрәңге алырга шунда җибәрә торган булалар.

Властька омтылу дигәннән, Рамил Сафиуллинның бервакыт депутат булып аласы килде. Туган авылы Күпербаш округыннан депутатлыкка кандидат итеп үз-үзен күрсәтте. Безгә дә кызык булып китте, ни өчен әле  газета хәбәрчесе депутат булмаска тиеш? Тик моның югарыда төзелгән исемлеккә сыешмаска  мөмкин икәнлеген уйлап бетермәгәнбез. Чакырып: “Алдырыгыз аның кандидатурасын!” – дип үгетләп тә карадылар. Моңа инде безнең дә ачу килеп китте, ахырга кадәр барып, тәки депутат булды Рамилебез. Аннан бернәрсә дә  җимерелмәде, бар нәрсә үз урынында калды, дияр идем, алай түгел шул. Хезмәттәшебез  “репрессиягә” эләгеп, эштән китәргә мәҗбүр булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге хәлләрдән соң күп сулар акты, кеше язмышлары белән уйнаучылар үзләре дә бу тирәдә юк инде. Ә Рамилебез исән-сау, Арча шәһәренең иң мәртәбәле 6 номерлы мәктәбендә директор урынбасары булып  матур гына эшләп йөри.

Рамил Тәлгать улы-ның өстенлекле ягы – кемгәдер ачу саклап, рәнҗеп йөри торган кеше түгел ул. Сабырлыгына искитәрлек. Туганда да игезәге Раилдән ике сәгатькә соңрак туган ул.Табиблар кыланып ятасың дип, Сания апага бәйләнә дә башлаган булганнар, тагын бер малай килеп чыккач исләре киткән.

Хатыны Нәҗибә белән матур гомер итәләр, бер кыз үстереп кияүгә бирделәр. Нәҗибә ханым Арчаның икенче номерлы мәктәбе ашханәсендә озак еллар тәмле ашлар пешерә.

Эш буенча аерылсак та, Рамил белән бергә без. Безнең Рамил ул! Аны юбилее белән котлыйбыз, шулай һәрвакыт матур бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X