Газета укучыларыбызга бүләкләре тапшырылды
“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады.
“Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!” акциясе шартлары буенча, район газетасына һәм “ТАТМЕДИА”ның тагын кайсы да булса журнал яки газеталарына язылган квитанцияләрне нигезләмәдә күрсәтелгән адреска җибәрергә кирәк иде.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, акциядә 686 абунәче катнашкан, алар арасында Татарстанннан тыш, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр бар.
Бүләк отучылар арасында Арча районыннан да ике газета укучыбыз бар. Алар – Югары Пошалымнан Резилә Шәкүрова һәм Наласадан Илнур Сираҗиев. Тугры укучыларыбызны ихластан котлыйбыз.
Резилә Шәкүрова тузан суырткыч отты. Аңа бүләген Казанда яшәүче туганнары алып кайтып тапшырды. “Район газетасын һәрвакыт алдырам. Мондый бүләк уйнатуда беренче тапкыр катнашуым”, - диде Резилә ханым.
Бүләккә тонометр отучы Рәмзия һәм Илнур Сираҗиевлар редакциягә килделәр. Аларга бүләкләрен баш мөхәрриребез тапшырды. “Үзебезне белгәннән бирле “Арча хәбәрләре”н укыйбыз. Шулай ук “Сабантуй” һәм “Ирек мәйданы” газеталарын алдырабыз. Квитанцияләрне ел да җибәрә идек, быел беренче тапкыр бүләк оттык”, - диде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев