erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газетабызны укып кына калмыйча, хатлар да язып торалар

Хатлар языгыз!

Хәбәрчеләребезгә рәхмәт, газетабызны укып кына калмыйча, хатлар да язып торалар.

Гөберчәктән Халидә Габидуллина эчтәлекле хатлар юллый. Шурабаштан ветеран Федор Антипов газетада басылган язмалар уңаеннан үзенең хатирәләрен яңарта. Кәчедән Фоат Закиров туган авылы тарихын өйрәнеп, кызыклы язмалар иҗат итә. Актив хәбәрчебез Шәфигулла Гариповның тарихи язмаларын көтеп калабыз. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев шулай ук газета белән даими элемтәдә тора. Арчадан Роза апа Шәйхетдинованың да укыла торган хатларын газета укучыларыбыз көтеп ала. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була.

Язар өчен темалар күп. Менә әле яңа гына Үрнәк авылыннан Рифат Гаттаровның шигырьләрен алдык. Туган җир, туган тел, әни, тормыш, табигать турында хис-тойгыларын шигырь юлларына салган.

Әнкәй! Кара-каршы утырып сөйләшкәндә

Бетә минем хәсрәт-кайгылар.

Ана белән бала сере кебек

Бу дөньяда тагы соң ни бар? (“Юксыну”)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Китапханәчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр үзләрендә үткән чаралар турында даими язалар. “Арча” спорт комплексы, Арча сәнгать мәктәбе, Арча педагогика көллияте күңелле яңалыкларны редакция почтасына гел җибәреп торалар.

Район яңалыкларын без белеп торырга тиеш. Ничек инде ул туган җиреңдә булган вакыйгалар белән хәбәрдар булмаска кирәк?! Район газетасына даими язылучылар әнә шулай диләр.

Газета укучыбыз тормыш турында, уйландыра торган мәкаләләр укырга ярата. Кайчакта, эх, фикерләрне, хатирәләрне азапланып шигырь юлларына салып утырганчы, мәкалә язса, шәбрәк булыр иде, дип сөйләшәбез. Чөнки шигырь язу ансат эш түгел. Аның рифмасы, ритмы, авазлар яңгырашы камил булырга тиеш.

Без уйландыра торган гыйбрәтле язмаларны көтеп алабыз. Әмма алар безгә сирәк килә. Ник, мәсәлән, шул ук укытучыларга, тәрбиячеләргә тәрбия турында язмаска. Әти-әниләр, әби-бабайлар, гомумән, башкалар да бик яратып укырлар иде. Бакча яшеннән балигъ яшенә җиткәнче баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә? Укытучылар, тәрбиячеләр күзәтүләреннән чыгып, менә дигән укыла торган язмалар әзерли ала. Без бу турыда аларга гел әйтеп торабыз. Әмма, уйланып утырырга, фикерләрне язарга, күрәмсең, вакытлары җитми. Төрле конкурслар, чаралар, кәгазь эше педагогларның вакытын күп ала, диләр. Югыйсә, аларның төп эше бала укыту, бала тәрбияләү булырга тиеш.

Табибларга да шушы ук фикерне әйтәсе килә. Газета укучыларыбыз табиблар киңәшенә бик мохтаҗ. Көн дә авырулар белән очрашып торган табибның әйтер сүзе, киңәше булырга тиеш.

Физик тәрбия белгечләре дә дәшми. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дибез. Аларның киңәшләрен бик рәхәтләнеп укыр һәм тормышта кулланыр идек.  Балалар да, зурлар да.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, языгыз, аңлашылмаган сорауларыгыз булса – сорагыз, белгечләр белән җаваплар әзерләрбез, кызык-лы хатирәләрне яңартыгыз, нәрсәдән канәгать һәм канәгать түгел – тормыш турында сөйләгез. Хатлар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X