erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газетага язылып бүләк отучы Альмира Гатауллина: «Газета-журнал безнең гаилә әгъзасы булып тора»

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан 2023 елның беренче яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында уйнатылган бүләкләр ияләренә тапшырылды.

 “Язылган өчен кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр” акциясенең җиңүчеләре билгеле. Әлеге акциядә быелгы елның беренчы яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең газета һәм журналларына язылучылар катнашты.  

Райондашларыбыз арасында “ТАТМЕДИА” чыгарган матбугат чараларына язылып, ел да бүләк отучылар булып тора. Исегезгә төшерәбез, алдагы елларда Арча районыннан мотоблок, чәйнек, телевизор һәм кар чистарткыч отучы якташлар булды. Быел да безнең бер райондашыбызга бәхет елмайды.

Хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина ипи пешерү җайланмасы (хлебопечь) отты. Аңа бүләкне бүген, 21 февраль көнне "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

"Газета-журнал безнең гаилә әгъзасы булып тора. Бу безгә кечкенәдән әти-әнидән сеңгән тәртип. Район газетасына ел да язылам һәм сез оештырган әлеге бүләкләр уйнатуда һәрдаим катнашып киләм. Монда килгәч, моннан 20 ел элек кечкенә генә радиоприемник отканым да исемә төште. Үзеңнеке - үзәктә, диләр. Беренче чиратта мин үзебезнең "Арча хәбәрләре" газетасын укыйм. Аллаһның рәхмәте, бүләк оту бәхетенә дә ирештем. Мондый җайланмам юк иде әле. Илләребез тыныч булып, тәмле ипиләр пешереп ашарга насыйп булсын", - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде Альмира Гатауллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X