Газеталар нигә вакытында килми?
Арча шәһәрендә өчәр атна газета ала алмаучылар бар.
Соңгы вакытта газета укучыларыбыз әлеге сорау белән бик еш шалтыраталар. Арча шәһәрендә өчәр атна газета ала алмаучылар бар.
– Әлеге хәлгә үзебез дә бик борчылабыз, – ди район почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов. – Шәһәрдә – 4, авылларда 2 почтальон җитми, 2 оператор юк. Арча шәһәрендә айлык хезмәт хакы 17 мең сум, аз акча түгел, товар сатуларын да туктаттык инде. Барыбер килмиләр, аптыраган инде. Бәлки бу газетаны укыгач килүчеләр булыр, көтәбез үзләрен.
Җитәкче әле менә яңа гына ике кызның килүен әйтте. Әйдәгез, бергәләп эзлик почта өләшүчеләрне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев