erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газны әйтеп тормыйча да өзәргә мөмкин

Газдан файдалану кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 14 май карары белән расланган.

Кагыйдәләрнең 77нче пункты нигезендә, авария, газ чыгу яки бәхетсезлек очраклары чыгу куркынычы туса, шул исәптән өй яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник карау үткәргәндә шундый хәбәр алынса, әлеге эшләрне башкаручы тиз арада бу турыда заказчыны кисәтеп тормыйча газ бирүне туктатырга бурычлы.

Мондый куркыныч янавы турында түбәндәге факторлар күрсәтеп тора: төтен юлларында һәм җилләтү каналларында суыру юк, газ тулысынча янып бетсен өчен җитәрлек һава юк, газны автомат рәвештә өзәп торган җайланма төзек түгел һәм аны шунда ук төзәтеп булмый, газ чыгуны техник хезмәт күрсәткәндә туктатып булмый, төзек булмаган, тулы комплектта булмаган һәм төзәтерлек булмаган газ җиһазларыннан файдаланганда, газны рөхсәтсез тоташтырганда.

Болар бар да иминлек өчен эшләнә. Газ туктату турында акт төзелә, бер нөсхәсе заказчыга бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X