erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөберчәк авылында нәфис фильм төшерәләр.

Уңышлы булсын!

12 мартта Гөберчәк авылында, шушы авылда туып-үскән халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” дигән автобиографик повесте буенча нәфис фильмны төшерү башланды.

Булачак нәфис фильмның авторы Әлфирә Мәһдиева. Ул Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы Рәшит Мәһдиевнең килене, тумышы белән Әтнә районыннан. Картинаның режиссеры Әмир Галиәскәров.

Мөхәммәт Мәһдиев (фильмда ул Ильяс Сафин дип йөртеләчәк) ролендә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин уйный.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

12 мартта беренче кадрларны Әлтафинең (Алмаз Муллаянов) әнисе (Фәридә Байморатова) йортында төшерделәр.

13 мартта кино төшерүчеләр Үрнәк бистәсенә бара. Сугыш елларында педучилище шунда булган. Училище директоры ролен ТРның атказанган артисты Ирек Хафизов башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X