Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гөберчәкнең хат ташучылары

    12 июль – Россиядә почта көне.

    Ат җитмәс җиргә хат җитәр...

    “Сәлам хаты китердем”, - дигән сүзләрне элек еш ишеттек. Кемнән диген, хат ташучы авызыннан. Һәр авылның үз хат ташучысы бар иде. Хәзерге заманда күпләребез телефон, интернет челтәре аша аралашабыз. Хат алышулар, котлау открыткалары язу хәзер модада түгел дип баралар. Ә бит кулыңа хат килеп керсә, тизрәк конвертын ачып, нәрсә язылганлыгын беләсе килә. Кызыксыну көчле, тиз-тиз күз йөртеп, укып чыгасың. Ләкин аңга сеңдерү өчен хатны иркен вакытта кабат-кабат укыйсың. Җавап язасы булса, өйдә конверт бармы икән дигән сорау килеп баса. Менә шулвакытта хат ташучы кирәк...

    Гөберчәк авылында күп еллар хат ташучы булып Габидә Вафина эшли. 1936 елда бу хезмәткә алынган Габидә апага авылдашларына төрле хәбәрләр китерергә туры килгән, никадәр газета-журнал өләшкән. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорында канатлы ак алъяпкычын кигән хат ташучыны куркынып каршы алганнар (бу хакта Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә яза). Чөнки ул кемнәргәдер повестка китерсә, икенчеләренә кайгылы хәбәр җиткергән. Габидә апага иң авыры авылдашларына кара пичәтле хат китерү булгандыр. Үзе дә шул сугыш аркасында ирсез калган хатын буларак, ул һәркемнең күңел халәтен аңлаган. Кайгылы кешеләр белән бергә елаган, ләкин аларны сабырлык дигән сыйфат көчле рухлы булырга өйрәткән. Габидә апа – сынауларга каршы барып, баш имичә горур булып кала алган буын вәкиле. Ирсез тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр. Балаларны да кеше итү, аларны олы тормышка чыгару зур тырышлык сораган. Кышын кар, язын-көзен пычрак ерып йөрү дә хат ташучы апаның күңелен төшермәгән, киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр белән алга омтылдырган.

    Габидә апа - үз хезмәтен намус белән башкарган Арча районы Казиле авылы кызы. Яшьли әнисез калып, тормыш арбасына иртә җигелгән кеше буларак, ул тырыш хезмәте белән авылдашлары арасында хөрмәт казанган кеше. Балалары кул арасына керә башлагач, ул аларны да бу эшкә өйрәтә. Газетаның башына хуҗалык исемен язып, кызлары шуларны таратырга чыгып киткәндә үзе колхоз басуына эшкә китә. Күпләрнең эч серләрен сыйдырган, кешелекле, киң күңелле хатын башкалар белән беррәттән урагын да ура, ындыр табагында да эшли. Хәтта звено башлыгы итеп билгеләнгәч, җаваплылык күпкә арткан чорда да бирешми. Эшне җиренә җиткереп башкара. Габидә апа яшьтән бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәнә. Тормыш таләбе шундый була. Ул чиккән кулъяулык, тәрәзә-карават читләре күз явын алырлык рәсемнәр белән бизәлгән. Бу эшкә ул кызларын да өйрәтә. Ачлык елларында да һөнәре аңа зур ярдәм күрсәтә, чөнки кешеләргә тегү тегеп, чигү чигеп бирә, шәл бәйләп сата. Аның акчасына көнкүрешкә кирәкле әйберләрне ала. Карлы-буранлы кыш суыгы да, яз-көзнең юпьшек көннәре дә хат ташучыбызга киртә куя алмый. Габидә апа 1973 елның ахырында  гына бу хезмәтеннән туктап, лаеклы ялга чыга. Аннан эстафетаны Разыя апа Рәхимҗанова ала. Ул күтәреп йөргән сумка хатлар, открыткалар, газета-журналлар белән шыплап тулган була. Чөнки матбугатка елдан-ел күбрәк язылалар һәм хатларның да иң күп килгән чоры. Разыя апа шулай ук кешеләр белән уртак тел табып, һәркемнең җаеннан торып хезмәт куйган кеше. Ул эшләгән чорда солдат хатлары, посылкалар да күп килә. Көн дә улыннан хат-хәбәр көткән ана өчен хат ташучыдан да кадерле кеше юк сыман.

    Разыя апа сугыш чорында урман кисеп, вагон төяп, кырда эшләп чыныккан кеше. Авырлыкларга баш имичә елның буранлы яки яңгырлы вакыты булуга карамастан, матбугатны үз вакытында халыкка җиткерә. Һәркемнең хәл-әхвәлен сорашып, гозерләрен үтәп, намус белән эшләгән, аралашучан, киң күңелле, тузанлы озын юллар үткән Разыя Рәхимҗановага хат ташу эшендә балалары зур ярдәм күрсәтә һәм ул 1987 елга кадәр эшли. Бу эшне үзе лаеклы ялга туктагач, ышанычлы кулларга, кызы Гөлүсәгә тапшыра. Өлкәннәргә пенсия акчасы өләшү, һәркемнең җаен табу аның өчен зур кыенлык тудырмый, чөнки ул кечкенәдән әнисенә ияреп газета тараткач, авылдашларның бөтенесен таный, белә. Гөлүсә дә эшен җиренә җиткереп башкара. Үзе дә көндәлек матбугат белән танышып бара. Язылу вакытында кызыклы рубрикаларны әйтеп, кешедә кызыксыну уята белә, язылучыларның санын арттыра. Ул авылдашларыбызның күңелен рухи азык белән баета. 1998 елда Гөлүсә Шәфыйкова, декрет ялына чыгу сәбәпле, хат ташучы хезмәтен Әлфинур Сәетовага тапшыра. Көн саен басыла торган матбугат халыкка үз вакытында җиткерелергә тиешлекне ул да аңлый. Шуңа күрә эшенә җаваплы карый. Ә хәзер егерме елга якын бу хезмәтне Гөлназ Мәҗитова башкара. Аны бигрәк тә өлкән буын бик көтеп ала, чөнки пенсия китерә. Ул алар янына кергәч, хәлләрен белешә, дөнья яңалыклары белән таныштыра, газ-ут акчаларын барлап ала. Кыскасы, хат ташучының хезмәте күп төрле эштән гыйбарәт. Кызганыч, матбугатка хәзер аз язылалар, чөнки кайберләренең бәяләре “тешли”. Шундый булса да, авыл халкы газета-журналларсыз тормый. Кайбер басмаларны берничә айга гына булса да язылып алдыралар. Элеккеге хезмәт белән бүгенге хат ташучыларның хезмәтен чагыштырсаң, җир белән күк арасы сыман, аерма зур. Газета-журналларны районнан китереп бирәләр, атнаның берничә көнен генә эшлиләр, хатларның килүе дә сирәк күренеш.

    Гөлназ Мәҗитова өч авылга – Сикертән, Казаклар, Гөберчәккә хезмәт күрсәтә. Авыл араларын йөгерә-йөгерә үткән хат ташучыбызның йөзе һәрчак көләч, күңеле күтәренке. Киләчәктә дә матбугат белән араны өзмичә, яңалыклар, күңелле хәбәрләр белән танышырга язсын. Хат ташучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, күп язылучылар телим.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: