Арск-Информ
  • Рус Тат
  •     Герой белән очрашу истәлеге

       Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

                                                                                                               

                           

            Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә  авыл тарихы белән бәйле музей ачылды, анда Бөек  Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында бик күп мәгүлъматлар тупланды һәм урнаштырылды.

     Аңа әзерлек вакытында мин Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин белән очрашу бәхетенә ирештем. Мәктәптә башлангыч класслар укытучысы Әминә Нуриева Нәкыйп Сафинның тормыш иптәше Таһирә апа  белән бертуганнар иде. Нәкыйп абыйның Шушмабашка кунакка кайтканын белеп мин Әминә апа һәм Фоат абыйларга килдем. Ул вакытта кулда гап-гади магнитофон, нәрсә килеп чыгасын белеп булмый. Бүгенгедәй хәтеремдә, зур гәүдәле, кырыс карашлы, шул ук вакытта мөлаем дә күренгән Нәкыйп Сафин диванда утыра иде. Ул көнне мин Советлар Союзы Герое белән таныштым, рәттән утырып, аның батырлыгы турында сөйләгәннәрен яздырдым. Нәкыйп Сафин үзен бик тыныч тотып, минем сорауларга җавап бирде, бу тарихи язма безнең музеебызда кадерле экспонат буларак саклана. Мин аның сүзен-сүзгә сезгә җиткерәм:

          “ Матур, бай тормыш өчен без Бөек Октябрь революциясендә җиңү яулаган һәм Бөек Ватан сугышына илне саклап калганнарга бурычлылар. Бөек Ватан сугышында безнең Совет халкы, Совет Армисе җиңеп чыкты. Җиңү безнең ил өчен бик кыйммәткә төште. Сугышта безнең ил 20 миллион улын һәм кызын югалтты. Меңләгән шәһәр, йөз меңләгән авыл, завод-фабрикалар җимерелде.

          Минем үземә понтон батальоны составында сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килде. Без сугышның беренче елларында вакытлыча чигенгән хәрби частьларны су елгалары аша чыгаруны тәэмин итеп бардык .Безнең армия һөҗүмгә күчкәч, шул ук елгалар аша кичүне тәэмин иттек. Безнең батальон Сталинград оборонасында, Курск сугышында, Украина, Прибалтика республикаларын, Польша, Румыния, немецларның  үзләрен азат итүдә катнашты. Күп елгаларны кичү арасында Днепр аша кичү бик нык хәтердә калган. Безгә Днепрны артык әзерлексез, һөҗүм вакытында бик кыен шартларда кичәргә туры килде. Шулай да алга куелган бурычны намус белән үтәп чыктык.Шуны гына әйтү дә җитә, күп тапкырлар елга аша хәрби частьларны чыгарганда безнең понтонның өстенә снаряд төште, алтмышка якын солдатның барысы да һәлак булды. Шаров дигән фамилияле солдат белән без икәү генә исән калдык.

             Әйткәнемчә, безнең батальон 1943 елның сентябрендә Днепрны кичү заданиесен алды, мине расчет командиры итеп билгеләделәр. Безнең расчет биш тәүлек буена Днепр аша Совет частьларын, пехотаны, артиллерия, танкларны кичүне тәэмин итте, бу өлкәдә бик зур батырлык курсәтте. Шуның өчен миңа 1943 елның 20 декабрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант Гонош үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

          Бөек Ватан сугышында җиңү барлык фронтларда да массовый төстә геройлык   күрсәтү нәтиҗәсендә тәэмин ителде, бу фронтта да, тылда да шулай булды. Сугыш тәмамланганнан соң икенче фронт – илнең экономикасын торгызу өчен көрәш башланды. Фронтовиклар бу өлкәдә үзләреннән тиешле өлеш керттеләр һәм әле дә күбесе көрәшне дәвам итәләр. Хәзерге чорда олы буыннан яшь буынга эстафета тапшыру дәвам итә.Ул әзер, матур тормышны тапшыру гына түгел, тормышның барлык проблемаларын, илнең экономик яктан һәм оборона сәләтен ныгытуда ныклы дисциплина өчен көрәш, продукция программасын, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпләрдә үткәрелә торган реформаны тормышка ашыруда көрәшне дәвам итү. Хөрмәтле якташлар! Мин сезгә ныклы тазалык, эшегездә уңышлыклар, тынычлык, зур бәхет телим”. Билгеле, әле бу  сөйләшүнең дәвамы бар, Нәкыйп абый  анда сугыштан соңгы еллардагы хезмәт юлы турында сөйләде. Бу язма бик кадерле эспонат буларак безнең музеебызда саклана.

          1957 елда үзәге Шушмабаш авылында булган “Северный” совхозы оеша. Аның составына барлык җирләре, мал-мөлкәте, колхозчылары белән 10 колхоз берләштерелә. Совхозда барлыгы 19 авыл:. Яңа Кенәр, Кече Кенәр, Яңа Ашыт, Шекә, Ильдус, Шушмабаш, Угез-Елга, Апаз, Каратай, Хотня, Акчишмә, Үрнәк, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Каргалы, Носы, Ишнарат, Сәрдәбаш һәм Нәкыйп абыйның туган авылы Мирҗәм дә  була. Сөрүлек җирләр 18635 га тәшкил итә. Даими һәм сезонлы эшчеләр, белгечләр – барлыгы 2721 кеше исәпләнә. Совхоз оешканнан соң, бу җаваплы эш белән 1957 – 1965 елларда, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафин җитәкчелек итә.  Совхоздагы һәр авылда зур төзелешләр алып барыла, авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешелә, тыныч тормышта да Нәкыйп абый  бәяләп бетергесез батырлык үрнәкләре күрсәткән.

          Балачак истәлеге буларак хәтергә килеп китте. Авылга Нәкыйп абый киләсен белсәләр җәй көне бөтен урамнарны себереп, кыш булса карларны көрәп куялар, бөтен җирдә тәртип урнаштыралар иде. Ул эшләрне күбрәк безгә кушалар, халыкның үзенә күрә  Нәкыйп абыйны олылап хөрмәт итүләре булган бит бу, без аны аңлап та бетермәгәнбез инде.

         Сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб абый  Хәлитов белән очрашкач, ул елларны искә алып: ”Нәкыйп Сафин “Северный” совхозын җитәкләгәндә мине Яңа Кенәр интернат мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Ремонт үткәрү өчен урман кисеп ташырга кирәк иде. Аның хатыны Таһирә минем бер туган апам. Мин гозеремне җизнигә әйткәч, ул миңа техника белән бик зур ярдәм итте. Нәкыйп Сафин олы йөрәкле,  ярдәмчел, һәркемгә хөрмәт белән карый торган кеше иде”,- дип искә алды.

          Аның намуслы тырыш хезмәтен, оештыру сәләтен күреп Яшел Үзән районының “Юдино” совхозына директор итеп күчерәләр. Ул анда 1965-1974 елларда эшли. 1966 елда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз Нәкыйп Сафин 1974 – 1975 елларда Казан механик-эксперименталь җитештерү берләшмәсендә директор булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ул мәктәпләрдә укучылар белән, завод эшчеләре белән очрашуларда бик теләп катнаша, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.  

         Нәкыйп абый Сафин Шушмабаштагы очрашудан соң озак яшәмәде, 1987 елның 22 маенда вафат булды, Казан шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Аның хатыны Таһирә Госман кызы да шунда ук, без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, аларның каберләрен күреп кайттык .

          Якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен төрле юнәлешләрдә эш алып барыла.  Нәкыйп Сафин укыган Апаз мәктәбендә:“Безнең мәктәптә 1932-1935 елларда Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы укыган” дигән элмә такта куелды. Туган авылы Мирҗәм, Пөшәңгәр, Каргалы авылларын берләштергән күмәк хуҗалык озак еллар Нәкыйп Сафин исемен йөртте. Арча шәһәрендә, Мирҗәм авылында Нәкыйп Сафин исемендәге урамнар бар. Казанның ул яшәгән Залесный поселогындагы Совхоз урамына Нәкыйп Сафин исеме бирелгән. Арча шәһәре үзәгендә  Советлар Союзы Геройлары аллеясында Нәкыйп Сафинның бюсты куелды. Туган авылы Мирҗәмдә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның бюсты урнаштырылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемлеге язылып, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Әсхәдуллиннар хөрмәтенә Һәйкәл - комплекс ачылды. Шушмабаш урта мәктәбе музеенда Нәкыйп Сафин турында кызыклы материаллар тупланган экспозиция урнаштырылган 

          Бу язмабыз якташыбыз Нәкыйп Сафинның батырлыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Дөрестән дә батырлык онытылмый. Нәкыйп Сафа улының сугыштагы батырлыгы, тыныч тормыштагы башкарган эшләре һәркем өчен, бигрәк тә  яшьләргә үрнәк булып тора. Андый кешеләр белән авылдашлары да, укыган мәктәбе дә, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә чын күңелдән горурлана.

                                                                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

     

                                        

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: