http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Г.Камал театры "Әле..." дигән яңа проектын башлап җибәрде

Проектның беренче кунагы - Минтимер Шәймиев.

Автор Рузилә Мөхәммәтова.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ни өчен хәзер театрга йөрмәвенең сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте.

«Моның сәбәбе бар. Мин Сәкинә апагыздан башка беркая йөрми идем. Аның гомере мине көтеп узды», — диде Минтимер Шәймиев. Ул үзләренең Мөслимдә һәм Минзәләдә яшәгән вакытларын искә алды. Ул вакытларны Сәкинә ханымның рәхәт тормыш дип санавын искәртте.

Реклама
2VtzqxaTAbC

«Без 57 ел бергә гомер иттек. Ничек кенә арып кайтсак та театрга килә идек. Үзем генә театрга барып утырырга аяк тартмый. Театрга килмәвемнең башка сәбәбе юк», — диде ул. Минтимер Шәймиев депутат буларак яки җитәкче булганда Мәскәүгә командировкага баргач та Малый театрга спектакльләргә йөргән чакларын искә алды. Театрны җан азыгы дип атады.

Камал  театры «Әле…» дип аталган яңа проектын башлап җибәрде. Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру. Камал театры студиясе кунаклары Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр булачак. Проектның беренче кунагы — Минтимер Шәймиев. Проектның алып баручысы — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-09-2020/mintimer-sh-ymiev-h-zer-ni-chen-tatar-teatryna-y-ri-almavy-s-b-ben-a-latty-5768982

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре