erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлнара Рәшитова истәлегенә (нәтиҗәләр)

Гөлнара Рәшитова истәлегенә

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Казандагы авиаһәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.

Быелгы турнир – сигезенчесе. Ул катнашучыларның күплеге белән аерылып торды. Анда барысы 64 спортчы катнашты. География дә киң – Казан шәһәре, Мари иле, үзебенең һәм күрше районнардан.

Көне буе барган бәйгедә 7 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Иң күп очконы җыеп Мари Иленнән Олег Иванов беренчелекне яулады. Балтачтан Рамилә Шаһимәрдәнова икенче урында!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кукмара һәм Балтач районнарыннан килгән малайлар һәм кызлар матур уен күрсәтеп җиңү яуладылар. Безнең районнан бер генә укучы да катнашмавы бик күңелле хәл түгел инде.

Арча районы шахматчылары арасында Ришат Фатыйхов – беренче, Таһир Сәмигуллин – икенче, Марсель Хәлилов – өченче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X