http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Гөлназ Асаеваның никах шатлыгын кем боза?

Җырчы социаль челтәрләрдән халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Гөлназ Асаева һәм аның җанашы Вилдан Шәмсетдинов интервью алырга теләгән журналистлар һөҗүменә дучар булганнар.

Узган атна азагында яшьләр никах укытты. Әлбәттә, яңа эш атнасы башлану белән күп кенә журналистлар Гөлназ белән Вилданнан интервью алырга теләде. Әмма бу эшне әлегә беркем дә башкара алмады. Һәм менә ни өчен.

- Хөрмәтле журналистлар, без никах темасына интервью бирүдән баш тартабыз. Зинһар, директорларыбызга, танышларга һәм туганнарыбызга мөрәҗәгать итүдән туктагыз. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! - дип яза Гөлназ социаль челтәрдә.

Шулай да Гөлназ үзе бу тема буенча фикер алышуга каршы түгел, әмма ире журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта, дип белдерде.

Яшьләрнең гаилә тормышында фикерләрнең туры килмәве беренче һәм соңгы тапкыр булсын иде, диясе килә.

Фото: "ВКонтакте"

Реклама
2VtzqxaTAbC

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/G-lnaz-Asaevani-nikah-shatligin-kem-boza-377347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев