Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гөлзада Сафиуллина: «Алты ел бәхетле булуым миңа гомерлеккә җитте»

    Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән милләт язмышы, татар теле турында сөйләштек. Шулай ук аның шәхси тормышы турында да аралашып алдык ("Интертат", Казан, Алинә Айдарова).


    «Ул — Кол Галиләр, Кол Шәрифләр, Мәрҗаниләр, Тукайлар теле»
    Гөлзада апа, сез бүген татар теленең язмышы турында 90нчы еллардагы кебек уйланасызмы?

    Бүген 90нчы елларга караганда ныграк уйланам. 90 нчы елларда без дин, Ватан, тел сагында идек. Шуннан соң үзгәрешләр булды, әмма ләкин безнең кечкенә генә Ватаныбыз бар. Димәк, милләтебезне, телебезне, динебезне онытырга хакыбыз юк. Үзгәрешләр булды! Без бит үзебезнең татар икәнебезне әйтә алмый идек. Әмма үзгәрешләрне тотып кала алдыкмы?

    Онытучылар бар.

    Безне бит Аллаһы Тәгалә милләт итеп яралтты. Ул безгә Ислам динен бирде. Коръәндә: «Сез бер-берегез белән яхшылыкта, изгелектә матурлыкта ярышсын өчен яралттым», — дигән. Ул безне билгеле бер җиргә төшерде. Без Борынгы Болгар җирләрендә тудык, шуңа күрә, димәк, безнең Ватаныбыз шушы. Татарның кем булуын без белергә тиеш. Аннан соң без динсез дә яши алмыйбыз. Без Аллаһы Тәгаләнең бер тере күзәнәге.

    Ә тел?

    Аллаһ бер генә тел бирә ала иде. Җиңел бит: урыс телен генә бирсә, бөтенебез русча сөйләшер идек. Урыс теленең кайчан барлыкка килгәнен белмим. Әмма безнең төрки тел — иң борынгы тел. Телне безнең бабаларыбыз саклаган. Бүген телне онытырга хакым бармы? Үземә дә, башкаларга да шушы сорауны бирәм. Юк, онытырга хакыбыз юк. Ул — Кол Галиләр, Кол Шәрифләр, Мәрҗаниләр, Тукайлар теле. Мин ана буларак шушы телне балаларыма өйрәтергә, аларга мирас итеп калдырырга бурычлы.

    Телнең онытылуына нәрсә йогынты ясый икән?

    Рус теле — гомум аралашу теле. Без аны белергә тиеш. Әмма синең бит әле үз телең бар. Аны бит миңа әнием өйрәтте, миңа бит үз әнием кадерлерәк. Рус теленә тартылу нидән килә? Без мәктәптә татарча укыдык, татар классикасын өйрәндек. Аяз Гыйләҗевларны, Мәхмүт Галәү Әмирхан Еникиларны өйрәнгәннәрнең фикерләү рәвеше татарча була. Ә хәзергеләр аларны өйрәнми бит. Алар русча укыйлар! Нинди телдә сөйләшәсең, шул телдә син фикерлисең.

    Башка милләт мәдәниятендә тәрбияләнгән кеше үз милләтенә хезмәт итә алмый, дигән Махатма Ганди. Бүген яшьләребез башка милләт мәдәниятендә тәрбияләнә бит… Без аларны саклап калмасак, үзебезнең мәдәниятебезгә китермәсәк, аларны югалтачакбыз. Милли институтларны бетереп куйдылар. Нинди зур Педагогия институты бар иде безнең. Бөтенесен бетерделәр… Күпме татар теле укытучысы эшсез калды. 

    Иписез, димәк.

    Әйе, ә аның бит гаиләсе бар. Хәзер алда халык санын алу тора. Укытучы үзен кем булып язарга да риза, аңа эш кенә бирсеннәр. Гаиләсен туйдырырга кирәк бит!.. Менә ничек әйләндереп куйдылар, әле әйләндерү бара.

    Бу бик күп еллар элек башланды. Ул вакытларда телевидениедә катнаш никахлар турында тапшыру чыккан иде. Хуплыйлар, менә дигән яшиләр…Ә балалары үз телләрен белми. Мәсәлән, татар егетләре башка милләт кызына өйләнсә, баласы татар булмый. Ана теле бит! Пропаганда булды бу, махсус эшләнде. Урыс халкы башка милләтләр бәрәбәренә матди, рухи яктан да баеды. Ә төркиләр иң бай милләт. Алар бит күпме дәүләтләр төзегән, ә русның дәүләте күпме булган?.. Без рус милләтеннән нәрсә ала алабыз? Белмим!

    Шушы көннәрдә генә Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертын карадым. Яңа татар костюмнарын теккән алар. Анда татарның бер әсәре калмаган…Үзешчән сәнгатьтә юк инде ул. Ә бу бит үзебезнең дәүләт ансамбле! Ул бит безне, рухиятебезне саклаучы ансамбль. Чәчәкләр бар, ә милли орнаментлар юк.

    Мәңгелек кыйммәтләрне алыштыру бара. Бер мичкә балга бер кашык дегет салу бу. Костюмы да, җыры да бар, әмма кечкенә генә «дегет» тамыздың исә, бетте.

    Һәр халыкның үз мәдәни коды бар. Ул әле бар, һәм шушы код безне саклый. Балалар русча җырлар, рэп тыңлыйлар. Ә шушы бала үз мохитебезгә эләксә, ул сискәнеп китә, үзен кая куярга белми, космоска очкан шикелле була. Мәдәни код үз эшен эшли. Күпме генә бүген безне укмаштырып-чукмаштырып руска әйләндерергә теләсәләр дә, барыбер мәдәни код бетмәячәк. 

    Оныгым өйләнде. Мин балаларга: «Сезнең балагызның авызы татарча ачылмаса, миннән бернәрсә дә көтмәгез», — дидем. Ул минем оныкчыгым була. Минем балаларның бурычлары — мин аларга өйрәткән татар телен үз балаларына өйрәтү. Алар шул чылбырны дәвам итәргә тиеш. 

    Сез күптәннән намаздамы?

    Намазга мин 1993 елда бастым. Аңарчы догаларны, сүрәләрне белә идем. 1993 елда кызым Резидә гарәп егетенә кияүгә чыкты. Кызым миннән алданрак басты намазга. «Әни, син исән-сау килеп җитсәң, без синең белән бергә намаз укыр идек», — дидем. Аларга кунакка баргач, бергә намаз укыдык. Шуннан башлап беркайчан да намазымны ташлаганым юк.

    Өч тапкыр Хаҗда булдым. Хаҗ минем өчен зур ачыш булган иде. Аллаһ миңа мине үзенә якынайтыр өчен бер мөмкинлек бирде. 


    Намазга баскач, тормышыгыз үзгәрдеме? Моңа кадәр, әйтик, хәмер эчү булгандыр?

    Булды, сеңлем, 1965 елда укырга кердем. Без бит студентлар идек. Ул вакытта чит ил виноларына чумдык. Алар арзан иде, бәйрәм иттек. Әлбәттә, без дә эчтек. Исереп түгел. Чамасын белеп. Бу  — зур гөнаһ, әлбәттә. Без бу хакта белмәгән. Ул вакытта дин дә ачык түгел иде әле. Эчүнең гөнаһ икәнен белгәч, әлбәттә, без аннан тыелдык. Хәзер кайчан шампан шәрәбен дә кабып караганымны хәтерләмим. 

    Берсендә Яңа ел бәйрәмендә кызымның егете безгә кунакка килде. Әйткәнемчә, ул Йәмән егете. Үзебез кабып куябыз, бу егеткә дә салдык. Рәхмәт, ди, ә фужерны кулына да тотмый. Икенче тапкыр килгәндә, ул безгә Коръәнне укыды. Бездә гипноз булды. Аннан соң озак үтмәде, Резидәнең кулын сорады. Мин риза булдым.

    Ник аерылды алар?

    Мәдәният башка. Менә дигән өч бала туды, башта әйбәт яшәделәр. Резидә — ачык бала. Без башка. Без дә дин буенча яшибез, Аллаһка шөкер. Әмма диннең бөтен нечкәлекләрен белми идек. Кияү безне өйрәтә башлады… Мәсәлән, өйдә ире булмаса, хатын-кыз янына башка егет килә алмый. Ире булмаганда, хатын-кыз артык ачынып сөйләшергә тиеш түгел. Җырлау, бию тыелган. Ә Резидә бит сәхнәдә үсте. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, кыскасы. 

    Ул аны чикли башлады, димәк?

    Бик күп чикләүләр. Сөйләп бетерерлек түгел.

    Ул бит хаклы…

    Хаклы, әмма без аны кабул итә алмадык. Ул бит инде шәхес буларак тәрбияләнгән иде. Балаларны карап, өйдә генә утырырга тиеш иде. Ә аңа Аллаһ талант биргән. Анда яшәгәндә, миңа шалтыратып: «Башым авырта, мине чыгармыйлар», — дип елый иде. Ирсез кибеткә дә, базарга да чыгарга ярамый. Аларны дөрес яшәми, димим. Алар бик дөрес яши. Без ул рус тәрбиясе белән яшибез. Ярый миңа әби-бабаларымнан татар тәрбиясе эләккән. Ә бу бала…

    Безнең җәмгыятьтә аерылган кешегә нинди караш яши?

    Гомумән, аерылу — начар әйбер инде ул, алтыным. Беренчедән, бала әтисез үсә. Ә син аңа әти тәрбиясен бирә аласыңмы? Юк. Ярый, алар янында мин булдым. Әмма мин аларга әтиләре бирәсен бирә алмадым. Шуңа күрә мин аларны әтиләреннән аермаска тырыштым. Нәкъ менә мин. Резидәнең балаларны әтисе белән аралаштырасы килми иде. 

    Акча белән ярдәм иттеме?

    Матди ярдәм булмады.

    Бу да ислам буенча дөрес түгел кебек.

    Әйе. Ул балаларын да, хатынын да акча ягыннан тәэмин итәргә тиеш иде. Мин аны моның өчен гаепләмим. Үз илендә акча белән тәэмин иткән булыр иде дип уйлыйм. 

    Әле ул балаларны җибәргән, әйеме? Җибәрмәү очракларын ишеткәнем бар. 

    Реклама

    Аларны монда алып кайтыр өчен акыл кирәк булды. Бу турыда сөйлисем килми. Өченчесе монда туды. 

    Резидә кичердеме?

    Кабат кушылдылар. Тормышны көйләргә теләде. Балалар әтисез үсмәсеннәр, диде. Аннан соң ул яратып та чыкты бит. Бу балалар да мәхәббәттән туган. Кушылганнан соң өченче бала туды. Булмады… Менталитет башка. Шуңа күрә катнаш никахлар кирәкми, дим. Яшь чакта, аңлашасың, чөнки мәхәббәт дөрли. Ә аннан соң мәхәббәт хөрмәткә әйләнәме, юкмы?!

    Ник Резидәгә бу егеткә кияүгә чыгарга рөхсәт бирдегез?

    Башта ук: «Чит ил егетләре белән йөрмисең», — дидем. Кияү аны күргәч үк: «Өйләнәм», — дигән. Бер ел кызыма шалтыратканнан соң гына ул безнең өйгә килде. Аннан соң көн саен килә башлады. Резидәнең бүлмәсендә утыралар иде. Куркып куйган идем хәтта. Өйләнешкәнче Резидәмне кулыннан да тотып карамаган ул.

    «Риф үлгәннән соң, ике ел үткәч, әти китеп барды»
    Хатын-кыз буларак бәхетлеме сез?

    Яраткан ирем булды. Алты ел бәхетле булдым. Миңа шул гомерлеккә җитте… Аның белән үткәргән тормышта шуның кадәр күп вакыйгалар, авыр сынаулар булды. Барысын да бергә җиңеп чыктык. Ачлыгын да күрдек. Резидәбезне ун яшенә кадәр үзем укыттым. Ул безнең белән гастрольләрдә йөрде, шуңа күрә мәктәпкә йөртә алмадым аны. Безне Татарстанга, Башкортстанга кертми иделәр, чөнки Риф Казан филармониясе җитәкчелеге белән талашып киткән иде. Аның мишәр акцентына бәйләнделәр. Риф Чиләбедән иде. Заманында Хәйдәр Бигичевның да ул акцентын ошатмаганнар иде. Риф радиога җыр яздыра, әмма аның җырларын үткәрмиләр иде. Куйбышев филармониясенә эшкә керде ул. Россия буенча гастрольләргә чыктык. Бер татар авылы калмагандыр дип уйлыйм. Ә ул вакытны план тутырсаң гына хезмәт хакы бирәләр иде. Эшләгәндә, мин билет сатучы да, концерт алып баручы да, җырчы да идем. Резидә кызыбыз бии иде.

    Билетлар сатыла идеме соң?

    Әлбәттә, без бит бер татар концерты булмаган авылларда йөри идек. Андагылар хәтта кул чабуның да нәрсә икәнен белми иде. Себер авылларында бөтенләй башка мохит яши иде. Салкын иде… Без исән калдык.


    Риф абый үлде…

    Бүтән андый кешене тапмадым. Кияүгә чыктым чыгуын, әмма аның кебек бүтән юк. Мин бәхетле булдым. Ир тәрбияләдем, бала үстердем, яратуның нәрсә икәнен белдем. Ул үлгәндә мин аның янында идем. Ул без күргән авырлыкларга түзә алмады, йөрәге күтәрмәде. Ә мин яшьлегем белән түздем. Безне куалар иде… Биш минут эчендә кайнап утырган ашымны банкага салып, эленгән керләрне җыеп, киемнәрне караштырып, җыенып киткән чаклар бар иде.

    Кая бара идегез соң?

    Үзебез дә кая барганны белми идек. Безнең афишаларны башка җырчылар Мәдәният министрлыгына илтеп биргән, шикаять язган.

    Риф абый ничек үлде?

    Куйбышевта коммуналь фатирда яши идек. Яңа ел каршы алдык. Бер кичен мунчага бардык. Мин Резидә белән юындым, Риф аерым душ кабинасына керде. Без юынып чыктык, ә Риф чыкмый да чыкмый. «Риф, нигә чыкмыйсың?» — дим. Хәзер чыгам, ди. Көтәм, көтәм… Ап-ак булып чыкты. Инфаркт икәнен аңладым, мал табибы булсам да, барыбер табиб бит мин. Ашыгыч ярдәмне чакырттык. Юлда көрт очрады, машина бармый. Ә инфаркт кичергән кешене селкетергә ярамый. Шулай да машинаны этмичә булмады. Шуннан… Уколлар да кададылар, әмма аны коткарып булмады. Риф миңа балдагын салып бирде дә китеп барды. Әәәй, кычкырдым!.. Табиблар: «Булды», — ди. «Ничек үлде? Операция ясагыз», — дип кычкырдым тегеләргә. Акырып, бөтен хастаханәне күтәрдем. Аякларын да удым, әллә ниләр эшләр идем… «Китегез», — диләр. «Үзем белән алып китәм», — дидем.

    Резидә?

    Мин кайткач, Резидә аның кайда булуын сорады. Әйттем — ул акырып елый башлады. Еладык…

    Шулай да сыгылмагансыз.

    Сыгылып-сыгылып, терелдем, ялгандым, сеңлем. Әле аннан соң күргнәннәр… Риф үлгәннән соң, ике ел үткәч, әти китеп барды.

    Ничек кире Казанга кайттыгыз?

    Куйбышевка Илһам абый Шакиров килде. Концертына бардым, үзебезгә кунакка чакырдым. Ул безне белгән икән. Бу вакытта мин инде үзем Казан филармониясенә дүрт тапкыр тыңланырга кайткан идем. Җырчы Гали Ильясов: «Сине монда Риф Сафиуллинның хатыны булганга алмыйлар», — диде. Ә Илһам абый мине үз бригадасына алды. Бу вакытта миңа 32 яшь иде. Илһам абый белән үзем Казанга кайттым, Резидә Уфага музыкаль интернатка китте. Резидәгә авыр булды. Үзе үпкәли иде, әмма аңларга тырыша иде.

    Мин Илһам абый труппасына концерт алып баручы итеп алдылар. 4 сум 50 тиен ала идем бер концерт өчен. Миңа җырларга ярамый иде. Җырласам, филармониягә кайткач, сорау алалар иде. Аннан соң Әлфия Авзалова бригадасына күчерделәр. Аның белән дүрт ел эшләдем. Ул миңа: «Мин синең шикелле акыллы түгел», — дия иде. Нидән акыллы? Мин бит институт тәмамладым. Ветеринария институты миңа күп гыйлем бирде. Аны тәмамлаганнар арасында эчеп кенә югалучылар бар, чөнки анда спирт күп. Ә Әлфия апа кешелекле, ул бөтен бригаданы ашата иде, бүлешә иде. Акча да биреп торган чаклары булды. Без аның белән фатирларга бергә керә идек. Әлфия апаның теле авылныкы иде. Шул авыл теле белән сөйләшкәнгә, кайберләр аны исерек дип уйлый иде. Исерек килеш сәхнәдә җырлап була әллә?! Булмый. Исерекләр бөтенесе киттеләр, үлеп беттеләр. Үлмәгәннәренең тавышлары карганыкына әверелде.

    Мин дә эчә ала идем. Әмма мине Аллаһка ышану коткарып калды. Хәмдүнә мәрхүмкәем: «Бисмилла», — дип әйтүемнән көлә иде. Сүзем дога булсын. Әмма мин аны ихластан әйтә идем. Соңыннан Хәмдүнәкәем миннән гафу да үтенгән иде әле.

    «Алкашларны гаепләмим»
    Риф абый үлгәч, сезгә игътибар итүчеләр булгандыр?

    Әлбәттә, булды. Әмма бер аягым җирдә, икенчесе — гүрдә иде, сеңлем. Минем ул иремнән әле дә аерылганым юк. Ул — минем фәрештәм.


    Сез горур булгансыздыр?

    Миңа алай бәйләнүче егетләр булмады. Ирем үлгәч тә, хәзер картайдым инде. «Флиртовать» итми идем мин. Ир-егетләр арасында дусларым бар, әмма алар миңа хатын-кыз буларак карамый, миңа кагылырга ярамаганны белә. Ә Риф абыең башка иде… Аңа карата мәхәббәтем хөрмәттән, рәхмәтле булудан туган. Безнең арада ачуланышу булмады, хәтерләмим.

    Бер хатирә генә бар. Музыкантлар эчә бит инде алар. Безнең музыкант эчкән дә, концертта уйный алмый. Рифның ачуы чыкты. Ә мин елый башладым. Араларына кердем. Бу безнең яши башлаган чор гына. «Ник әле аны якладың?» — дип, миннән шикләнде. Башка беркайчан да бу теманы кузгатканыбыз булмады.

    Нигә эчә икән алар?

    Алар нечкә күңелле. Җырчылар да шулай. Алкашларны гаепләмим. Төрлесе бар, әмма күбесе кайгыны күтәрә алмаудан эчкән.

    Композитор Риф Гатауллин — икенче ирегез.

    Риф!.. Ул мин тарткан арбага утырып барырга теләмәде. Ул җир кешесе, ә мин очышта идем. Башта без бер бүлмәле фатирда яшәдек. Соңыннан ике бүлмәлегә күчкәндә, Риф кызым Резидәне үзебез белән алмауны сорады. Менә монда барысы да хәл ителде.

    Өченче ирегез? 

    Дәвамы https://intertat.ru/news/culture/24-10-2021/g-lzada-safiullina-alty-el-b-hetle-buluym-mi-a-gomerlekk-itte-5840431

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: