erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөмбә танымаучыларга иң акыллы киңәш – белмәсәң җыйма

Яңгырга иң нык сөенүчеләр, мөгаен, гөмбәчеләрдер. Күк йөзе ачылып китүгә, кәрҗиннәрен алып урман-посадкаларга ашыга алар.

Социаль челтәрләрдәге махсус гөмбәчеләр төркемнәрендә җыйган уңышлары белән бүлешергә дә онытмыйлар. Кайберләре урманда йөргәндә үк, таныш булмаган гөмбәгә юлыккач, фотога төшереп, җыяргамы-юкмы дип сораша. Шуннан китә бәхәс. Бу вакытта иң акыллы киңәш исә – белмәсәң җыйма.

КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов та, урманга гөмбәгә барганда, иң мөһим кагыйдә – “белмәсәң – алма” булырга тиеш, ди. Ул шулай ук гөмбәне “суламый” торган савытка җыярга ярамаганлыгын да кисәтә. Башка савыт булмаса, урман нигъмәтен анда озак тотмагыз. Гөмбә белән бергә кәрҗингә, аннан әзерләнә торган гөмбәле ризыкка туфрак та эләгә күрмәсен, ди белгеч.

Социаль челтәрләрдәге киңәш буларак язылган комментарийларга да ышанып бетәргә кирәкми. Күп тапкыр бик нык ялгышканнарын да күрдем, ди Ким Потапов.

Татарстанда барысы 1500 төрдә гөмбә үсә икән. Әмма алар барысы да ашарга яраклы түгел. Ә иң тәмлеләре һәм популяр булганнары – ак гөмбә, майлы гөмбә һәм әтәч гөмбәсе. Кеше сәламәтлеге өчен иң куркынычлары – агулы гөмбә һәм аның “туганнары”: чебен гөмбәсе (мухомор пантерный), паутинник белән волоконницаларның кайбер төрләре. Күпләр дуңгыз гөмбәсе дә (свинушка) җыя. Әмма сәламәтлек өчен шулай ук куркыныч ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөмбәләр 6-9 сәгатьтә үсеп чыга, ә кайберләре хәтта берничә ел үсә икән. Опята гөмбәсен кыш көне дә җыеп булганы турында ишеткәнегез бар идеме? Бездә дә үсә икән алар, бик еш очрыйлар ди.   

Белгеч безгә дөньядагы иң кыйммәт гөмбә турында да сөйләде. Трюфельләр Европада үсә, ә бездә Татарстанда ак трюфель дигәне генә бар, һәм ул иң кыйммәтле трюфель төре саналмый ди. Шулай да закон буенча саклана торган гөмбә.

– Соңгы вакытта Татарстан гөмбәчеләре каен посадкаларында кара трюфельгә охшаган җир астында үсә торган меланогастер гөмбәсенә еш тап була. Әйткәнемчә, алар тышкы кыяфәтләре белән генә охшаш, меланогастер ашарга яраклы гөмбә түгел, – ди миколог. Сентябрь гөмбәсе җәйгеләренә караганда тәмлерәк дию дә уйдырма гына икән.

Фото: http://pixabay.com
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/gmb-tanymauchylarga-i-akylly-kish-belms-yyma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X