erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

– Хәзрәт, ни өчен гөнаһлар кечегә һәм олыга бүленә?

– Гөнаһ ул – кешенең ахирәттә газапта калуына сәбәп булачак сүзләр яки гамәлләр. Ислам динендә гөнаһлар ике төрле була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Әгәр сез Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның олысыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз. Сезне шәрәфле бер урынга күтәрербез», – ди. Кечкенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүенә бәйле булырга һәм изге гамәлләр ярдәмендә юылырга мөмкин. Олы гөнаһларга урлау, талау, кеше үтерү, зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, аракы эчү, әти-әнине рәнҗетү һәм башкалар керә.

– Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Пәйгамбәрбез Мөхәммәд галәйһиссәләм:«Гөнаһлар ике намаз, ике җомга арасында гафу ителер», – ди. Адәм баласы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үзенең намазын укыса, көз көне агачтан яфраклар ничек коела, аның гөнаһлары да шулай ук коелыр. Мәчеткә намазга дип юл тоткан кешенең дә барган һәр адымы өчен бер гөнаһы сөртелер. Шулай ук һәр көнне иртән һәм кичен йөзәр тапкыр «сөбхәналлаһиүәбихәмдиһи, әстәгъфируллаһ» дип кабатларга иренмәгез. Болар фәкать кече гөнаһларның гына гафу кылуына сәбәпче була ала. Олы гөнаһ гафу ителсен өчен, тәүбә кылырга кирәк.

– Тәүбә итүнең дә билгеле бер шартлары бардыр?

– Тәүбә ул кайту дигән мәгънәне бирә. Ягъни кешенең Аллаһка кайтуы, Аның әмерләрен үтәве һәм тыйганнарыннан тыелуы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Адәм баласының һәрберсе – хата кылучы. Хата кылучыларның яхшылары исә – тәүбә кылучылар», – ди. Шуның өчен кеше үзенең кылган һәрбер эшеннән тәүбә итәргә тиеш. Тәүбәнең шартлары: кылган гөнаһтан баш тарту, аның өчен үкенү, тәүбә иткән гөнаһ эшне башка кабатламау, рәнҗеткән кешесеннән гафу сорау һәм яхшы гамәлләр кылу.

– Кешенең үзеннән кичерүен сорарга кирәк, дидегез. Әгәр дә синең гайбәтеңне саткан, ялган сүз тараткан идем, дип әйтергә кыюлыгың җитмәсә?

– Кешеләр арасында бәхәс тә, низаг, талашу, аңлашылмаучанлык та  килеп чыгарга мөмкин. Моны кешеләр үзләре бу дөньяда ук хәл итәргә тиешләр. Кыямәт көненә калдырырга кирәкми. Әгәр кешене рәнҗеткән яки кыерсыткан булсак, әлбәттә, аннан гафу сорау тиешле. Инде алай эшли алмасак, башкалар яки туганы аша үзебезнең гаепле булуны һәм гафу сорауны җиткерергә. Хәзерге вакытта бу гамәлне телефон якиинтернет аша да эшләп була. Ләкин үзебез шуны башлап, бүләк биреп яки кафега чакырып, матур итеп дуслашыр өчен тырышлык куярга тиешбез. Әгәр рәнҗегән кеше вафат булса, аның каберенә барып, Аллаһтан гафу һәм Аңардан бу кешенең гөнаһларын гафу кылуны сорарга кирәк.

– Гөнаһың кичерелгәнме-юкмы икәнне бу дөньяда ук белеп буламы?

– Бу мөмкин түгел. Шулай ук кылган гыйбадәтләребез кабул булдымы-юкмы икәнлеген дә белә алмыйбыз. Чөнки тәүбәне һәм изге гамәлләрне фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез. Аллаһтеләсә, кабул итәр. Әгәр тәүбәне һәм гыйбадәт кылуның кабул ителгәнлеген белсәк, бездә моны кешегә күрсәтү һәм үз-үзеңә чиктән тыш ышану дигән сыйфатлар барлыкка килергә мөмкин. Адәм баласының үзенең кылган игелекле гамәлләренә таянуы – бик хәтәр нәрсә. Без фәкать Аллаһыныңюмартлыгына һәм шәфкатьлелегенә таянырга тиешбез. Коръәндә дә Ул: «И мөэминнәр, һәммәгез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булырсыз», – ди. Бу аятьтә РаббыбызАллаһ тәүбә итәргә чакыра, ләкин тәүбә иткәч, дөньяда яки ахирәттә бәхетле булуыбызны сорау билгесе астына куйды. Шуның өчен кешедә дөрес ният, Аллаһка гына инану, тәүбә итү, барлык гөнаһлар гафу ителер дигән өмет булырга тиеш.

– Авыру яки сынаулар килгәндә, гөнаһың бетәр дип тынычландыралар. Бу, чынлап та, шулаймы?

– Дингә килү өчен ике юл бар. Беренчесе – үз акылы һәм теләге белән. Икенчесе – авыру яки сынау килгәч кенә, кеше дингә якыная башлый. Бу дөньяга килүебез һәм яшәвебез дә сынау өчен. Аллаһы Тәгалә авыру яки сынау биргәч кенә, бәндә акылына килә,үзененең тормышын һәм яшәешен шуннан соң гына үзгәртә. Дөньяга башка күз белән карый башлый. Гөнаһ кылудан тыелып, яхшы гамәлләр кыла. Бер дә авырмаган яки сынауга дучар булмаган кеше, әлбәттә, диннән ерак була һәм үзенең көннәрен нәфес-теләкләренә ияреп кенә үткәреп яши.

– Кеше үзе турында гайбәтсатканнарын белсә:«Сөйләсеннәр, гөнаһым бетәр», – ди. Болай әйтү каян килеп чыккан?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламсәхабәләрдән: «Бөлгенлеккә төшкән кешене беләсезме?» – дип сорый. Сәхабәләр:«Бөлгенлеккә төшкән ул – акчасыз калган кеше», – дип җавап бирә. Шуннан соң Рәсүл Әкрамгаләйһиссәлам: «Минем өммәтемдә бөлгенлеккә төшкән кеше кыямәт көнендә намазлары белән, түләнгәнзәкятләре, тоткан уразалары белән килер. Ләкин ул бер кешене рәнҗеткән, икенчесен кыйнаган, өченчесенең малын ашаган, хезмәт хакын түләмәгән, кеше хакына кергән. Ул кемнең хакына кергән – шулар бу кешенең игелекле гамәлләрен алырлар. Игелекләре бетсә, аңа үзләренең гөнаһларын ыргытырлар. Менә бу бөлгенлеккә төшкән кеше була», – дигән. Шушы хәдистән чыгып әйткәндә, кем гайбәт сөйли яки тарата, әгәр тәүбә кылмаса һәм шул гайбәтен саткан кешеләрдән гафу үтенмәсә, кыямәт көнендә үзенең игелекләрен аларга тапшырыр. Әгәр инде аның игелекләре булмаса, аларның гөнаһларын үзенә алыр. Шуның өчен бик сак булырга һәм телләребезне гайбәттән тыярга кирәк!

– Тәүбә намазы турында да сөйләгез әле.

– Гөнаһ кылганнан соң, тәүбә намазы укылса, яхшы булыр. Ул ике рәкәгатьнәфел намазы санала. Аны озакка сузмаска кирәк. Никадәр тизрәк укысаң, шулкадәр әйбәт. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Тәүбә итәргә ашыгыгыз!» – диде. Тәүбә намазы тәмамланганнан соң, түбәндәге дога укыла: «Әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһәтәгааләә мин күллизәмбинәзнәбтүһүүгәмдәнәү хата-әнсирранәүгаләәнийәтәнүәәтүүбүиләйһиминәз-зәмбилләзиәгләмүүәминәз-зәмбилләзииләәәгләмүиннәкәәнтәгалләәмүлгуйүүб». Мәгънәсе: «Мин Аллаһтан һәрбер гөнаһымныярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым һәм хаталык белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә Аллаһ, Син –яшеренне дә белүче».

Шулай ук бу доганы да укырга кирәк: «ӘллааһүммәәнтәРаббииләәиләәһәиләәәнт. Халә кътәнииүә әнә гәбдүкүә әнә галәәгәһдикә вә вәгъдикәмәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрримәәсанәгътү. Әбүү-ү ләкәбинигъмәтикәгаләййәүәәбүү-ү бизәнбии. Фәгъфир-лии, фәиннәһүүләәйәгъфируз-зүнүүбәилләәәнт». Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Син – минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин – Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин Сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гынаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».

– Кеше әти-әнисенең гөнаһы өчен җавап бирәме?

– Ислам дине буенча һәр кеше үзенең хаталары һәм гөнаһлары өчен үзе генә җавап тота. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Бер кеше һидәятле (туры юлда) булса, һидәяте фәкать үзе өчен генә һәм бер кеше адашса, үзе өчен генә адашты. ДәхиАллаһ алдына үз гөнаһын йөкләп баручы кеше башка һичбер кешенең гөнаһын йөкләп бармас». Әти-әниебез исән икән, әмма ислам динендә булмасалар, аларны йомшаклык, хикмәт, күркәм үрнәгебез белән дингә өндәргә тиешбез. Инде вафат булсалар, аларның рухлары шат булсын өчен һәм гөнаһлары гафу кылынсын өчен, дога кылырга кирәк.

– Кешенең ике як җилкәсендәге фәрештәләр аның яхшы һәм начар гамәлләрен язып баралар. Соңгы гамәл өчен тәүбә кылырга вакыт биреләме?

– Мәгълүм булганча, иңнәребездәге ике фәрештә кылган гамәлләребезне язып бара. Уң яктагысы – Ракиб исемле фәрештә – кешенең изге гамәлләрен, сул яктасы – Гатид исемлесе – бәндәнең начар эшләрен яза. Кеше бер изгелек кылса, аның өчен уң яктагы фәрештә унны эшләгән дип теркәп куя. Ә инде бәндә бер гөнаһ эшләсә, уң яктагы фәрештә сул яктагы фәрештәгә: «Туктап тор!» – дияр һәм теге фәрештә алты сәгать көтәр. Әгәр кеше шул вакытта тәүбә кылса, гөнаһы язылмас, ә инде тәүбә кылмаса, бер гөнаһ эшләгән булып язылыр. Моннан Аллаһы Тәгаләнең безне яратуы һәм безгә карата зур рәхмәте күренә. Һәм шуның өстенә әле тәүбә капкалары безнең өчен гел ачык булып тора.

– Кайвакыт ялганларга да туры килә. Кайсы очракта ялганлау рөхсәт ителә?

– Үзара талашкан кешеләрне дуслаштыру өчен, ислам дине ялганларга рөхсәт итә. Ир белән хатынны, ике туганны, күршеләрне, дусларны һәм халыкларны берләштерү яки татулаштыру зур савап булып тора. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Намаз уку, ураза тоту, сәдака бирүгә караганда да яхшырак гамәлне әйтимме?» – ди. Сәхабәләр: «Әйе», – диләр. «Үзара күркәм мөнәсәбәттә булыгыз, чөнки үзара араны бозу ничек пәке баштагы чәчне алып, такыр иткән шикелле, шулай ук яхшы гамәлләрнең юкка чыгуына сәбәп булыр».

Дилбәр Гарифуллина

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X