Гөлнара истәлегенә
Гөлнара истәлегенә
4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры үткәрелде. Анда 52 спортчы катнашты.
Көне буе барган кызыклы бәйгедә Кукмара районы егете Нурлан Хисмәтов җиңде. Аңа 14 яшь, республика чемпионы.
Гомумән, Кукмара районында шахматны яраталар, әлеге бәйгедә иң күп призлы урыннарны алдылар.
Турнирга Гөлнараның әтисе дә кайткан иде.
Шахматчылар кунакчыл хуҗаларга рәхмәт әйтеп киттеләр. Бүләкләрне районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов һәм Гөлнараның әтисе Һашим Рәшитов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев