erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлсинә Зәкиеваның өченче иҗат җимеше дөнья күрде

Арчаның үзәк китапханәсендә газетабызның тәҗрибәле журналисты, “Бәллүр каләм” иясе, драматург, шагыйрә һәм язучы Гөлсинә Зәкиеваның чираттагы китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

“Соң шул инде, соң...” дип исемләнгән  китабы – Гөлсинә ханымның яңа гына табадан төшкән өченче иҗат җимеше. Моңарчы дөнья күргән “Ташлап китмә” һәм “Керфегеңә тамармын мин” китапларында күпчелеген пьесалар тәшкил итсә, әлеге китабында хикәяләр һәм бер повесть урын алган. Алар күңелгә үтеп керә торган тирән эчтәлекле һәм тормышчан итеп язылган.
Чараны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева ачып җибәрде. 
– Китабыгызны тулаем укып чыкканнан соң, сезне оста психолог буларак ачтым. Кайсы гына әсәрегезне алсак та, тамакка төер тыгыла, күзгә яшьләр килә. Шуның кадәр оста итеп кешенең күңелен ачып бирә беләсез. Шундый булып туарга кирәктер, мөгаен. Бу китап соңгысы булмасын, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде китапханә директоры. 

Әдәби чараны алып баручы Рилә Абдрахманова беренче булып сүзне кичәнең сәбәпчесе Гөлсинә Зәкиевага бирде. Гөлсинә апаның йөзендә дулкынлану катыш шатлык бөркелеп тора иде. Ул үз чыгышын, күпләрне кызыксындырган “Ни өчен китап “Соң шул инде, соң...” дип атала?” дигән сорауга җавап бирүдән башлады.
– Иң элек китапны мин “Шомырт исе” дип атыйсы идем. Шуны күздә тотып, узган ел яз көне шомырт агачын алдан да, арттан да, астан һәм өстән дә төшердем. Шундый матур фотолар әзер булды дигәндә генә, Вконтактедагы бер төркемдә “Шомырт исе” дигән хикәя чыкты. Югалдым да калдым. Нишләргә дип уйлана башладым. Шуннан иң элек тышлык өчен рәсем табарга булдым. Интернеттан алырга ярамый, үзебездә булган фотоларда актарына башладым. Киленемнең телефонында кызыклы фотога тап булдым. Әлеге фотода табигать тә, таш өстендә утырган кыз да минем әсәрләремдәге сюжетларны ачып бирә кебек иде. Шулай итеп, киленемнең әлеге фотосын китабымның тышы итеп сайладым. Алга таба исемне уйларга керештем. “Син үзең гаепле барсына” дигән җыр сүзләренә тукталдым. Тик бу исемне тормыш иптәшем ошатмады. Уйлый торгач, язган әсәремнән алып, “Соң шул инде, соң...” дип куярга булдым. Менә шундый юллар белән китапның тышлыгы барлыкка килде, – дип сөйләде автор.

Үзе әйтүе буенча, әсәрләрнең сюжетлары аның кызыксынучан, максатчан булуы һәм хыялыйлыгы белән туа. Күпчелеге тормыштан алынса, кайберләрен Гөлсинә ханым үзе уйлап чыгара икән. 
Әлеге матур кичә, котлау һәм рәхмәт сүзләре белән беррәттән, концерт номерлары, автор иҗат иткән сәхнә әсәрләреннән өзекләр, аның шигырьләренә язылган җырлар, якты хатирәләр белән үрелеп барды һәм тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. 
Әдәбият сөючеләр аның иҗатын төрле яклап бәяләп, үз фикерләрен әйттеләр. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев язучының әсәрләре әдәби сурәтләү чараларына бай булуын әйтеп, бер хикәясен энәсеннән җебенә кадәр анализлап чыкты. 
“Соң шул инде, соң...” китабына бәяләмә язучы якташыбыз Халидә Фәйзрахманова Гөлсинә ханымның әсәрләрен күз яшеннән башка укып булмавын әйтте. Күпчелек иҗат җимешләрен укучы беренче кеше буларак, авторның осталыгына һәм үҗәтлегенә соклануын белдерде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фотолар https://vk.com/arsk_cb?w=wall-123447986_882 төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X