erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомер сукмагыннан 45 ел бергә

Арчада яшәүче Алсу һәм Илдар Батыршиннар 45 ел бергә. Матур гаилә

Апам Гөлфия (Арчада яши, Айван авылыннан) авылдашы, сыйныфташы, дус кызы турында: “Алсуның Илдар белән өйләнешеп яши башлауларына 45 ел икән инде. Алар турында язарга кирәк. Тәртипле, гади, тырыш кешеләр”, – диде. Мин бу эшкә бик теләп алындым. Чөнки авылдашым Алсуны, аның гаиләсен ихтирам итәм. Әйбәт кешеләр...

“10нчы сыйныфны тәмамлагач, 1972 елның җәендә “Сельхозмагазин” оешмасына эшкә урнаштым, – дип сөйләде Алсу Батыршина. – Шул вакыт Арча станциясендә яшәүче Илдар армиядән кайтып, безгә экспедитор булып эшкә керде. Илдарның минем белән дуслашасы килде. Мин егетем бар, дидем. Илдар аптырап калмады, кызларның егетләре, егетләрнең кызлары була инде ул, диде. Без 1976 елның гыйнварында өйләнештек. Бер ул белән бер кыз үстердек. Матур яшәдек. Балалар икесе дә югары белем алдылар. Улыбыз Илнур хәзерге вакытта Лаеш районында балык үрчетү, үстерү буенча фермер булып эшли. Кызыбыз Айгөл – Арчаның үзәк даруханәсендә мөдир. 4 оныгыбыз бар. Улыбыз Илнур, киленебез Ләйсән һәм оныклар белән бергә яшибез. Аллага шөкер, тату яшибез”.

Алсу “Сельхозснаб”та 15 ел эшли. Диспетчер да, склад мөдире дә булып тора. Аннан инде өенә якын булыр дип “Сельхозхимия” берләшмәсенә эшкә керә. 20 ел шунда эшли.  13 елын ире Илдар белән бергә складта хезмәт итәләр. Илдарның “Сельхозхимия”дәге хезмәт стажы 35 елга тула. Ашлама базасында инженер да була ул. Ул елларны ашлама бик күп кайта. Хәтта вагон бушатырга кеше җитми. Авылларга чыгып, Илдар үзе вагон бушатырга кеше таба. Тракторчы булып та эшли. “Сельхозхимия” берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы Михайловка якларын күпләр хәтерли. Игеннәрне урып-җыю вакытында Илдар комбайнга утыра. “Әле дә хәтеремдә, бервакыт җыелышта җитәкче Роберт Зарипович “Менә Илдар кебек булырга кирәк, нинди яңа техника кайта – ул аның эченә кереп китеп өйрәнә, сыный...” дип мактаган иде”, – дип искә төшерә Алсу. Илдар моннан 7 ел элек көчле инсульт кичерә. Табиблар әллә ни вәгъдә итмәсәләр дә, өйдәгеләр бүген шөкер итә, Илдар утыра, әкрен генә йөри, әмма сөйләшә алмый. Телевизор карый, газета укый, кеше таный, хәтере әйбәт. “Илдарның хәлен белеп торган сыйныфташларына, хезмәттәшләренә, дусларына, танышларына бик зур рәхмәт”, – ди Алсу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул елларда “Сельхозхимия” берләшмәсен җитәкләгән Роберт Гарипов белән дә сөйләшеп алдык. Ул Алсу белән Илдар Батыршиннар турында бик җылы итеп сөйләде. “Илдар авыр участокта ашлама базасында тырышып эшләде, – дип сөйләде ул. – Анда җиңел контингент булмады. Барысын да көйләп, эшне вакытында оештырырга кирәк иде. Ә Илдар эшне оештыра белде. Оешманың ярдәмче хуҗалыгы Михайловка авылында җәйге чорда “Дон” комбайнына утырды. Кулыннан эш килә иде. Яңа склад ачылгач, яңа коллектив тупланды. Алсу белән Илдар шунда эшләделәр. Без аларга бик рәхмәтле булдык. Йорт салып бирдек”.

Алсу Айванда су буена төшү юлында тыкрык янындагы йортта яшәде. Әни аның әти-әнисен (Рәбига, Мингали Вәлиевлар) бик хөрмәт итте. Очраган-барганда гел сөйләшеп йөрделәр. Алсу Арчада яшәсә дә Айван юлында гел очрый иде. Әнисенең хәлен белергә менә иде.

 Авылдашым Алсу–Илдар, сезгә алга таба да пар канат булып балалар игелеге белән яшәргә язсын! Балалары да матур теләкләр юллый аларга. Исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X