Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гомерең бетмәсә 15 каттан сикереп тә үлмисең

    15 нче каттан сикергән хатынны "МЧС" хезмәткәре коткарган.

    Иркутск шәһәрендә “МЧС” хезмәткәре бер хатынны 15нче кат балконыннан аска очкан вакытта тотып калган. 18 мартта булган бу хәлне каршы йорттан берәү видеога төшереп торган.

    Реклама

    Язмадан күренүенчә, хатын, үз фатирында бикләнеп, якты дөнья белән шул рәвешле бәхилләшмәкче булган. Коткаручылар аны 14нче кат балконыннан озак кына мондый адымга бармаска үгетли.

    Балкон тимеренә тотынып торган хатын кулларын ычкындырып җибәрүе була, коткаручыларның берсе аны аягыннан эләктереп кала һәм балконга сөйрәп кертә. Бу күренешне подъезд алдында хәйран калып күзәтеп торучылар кеше гомерен саклап калучыга алкышлар белән рәхмәт әйтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: