"Гомерем буе рәнҗедем мин аңа..."
Сөләйман галәйһиссәлам, хаким булып, көн саен кешеләрнең гозерләрен тыңларга һәм аларның борчуларын хәл итәргә вакыт таба.
Бервакыт, мохтаҗлар белән шундый әңгәмәләрнең берсендә, аңа бик тә мәртәбәле бер кеше керә. Сөләйман каршында үзенең проблемалары турында сөйләүче хәерченең утыруын күреп, ул аңа бик тә текәлеп карый башлый. Аның карашы шулкадәр көчле була ки, теге мес-кен куркуга кала һәм Сөләйман галәйһиссәламнән сорый:
– И, Аллаһының илчесе! Миңа явызлык белән караучы бу кеше кем?
Сөләйман галәйһиссәлам моның кунакка килгән Газраил галәйһиссәлам булуын әйтә. Әлеге кеше “Газраил” сүзен ишетү белән үк, агара һәм куркудан калтырый башлый. Коточкыч халәттә һәм дулкынланып ул Сөләйман галәйһиссәламгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:
– И, Аллаһының илчесе! Мин Газраил галәйһиссәламнең миңа явызлык белән каравын күрдем. Ул мине карашы белән көлгә әйләндерергә әзер иде. Аллаһы Тәгалә сиңа шундый хакимлек биргән ки, Ул сиңа хайваннарны һәм кошларны, шулай ук җилне һәм ташларны буйсындырган. Синнән сорыймын ки, җилгә әмер биреп, ул мине моннан еракка, Һиндстанга алып китсә иде. Бу урыннан еракка китеп, мин Газраил галәйһиссәламнең явызлыгыннан имин булырмын.
Сөләйман галәйһиссәлам бу кешене кызгана һәм аны Һиндстанга күчерү өчен җилгә әмер бирә. Җил исә, әмергә буйсынып, аны эләктереп ала да, ерактагы Һиндстан тавына илтеп ташлый.
Аннары Сөләйман галәйһиссәлам Газраил галәйһиссәламгә әйтә:
– И, Газраил! Ни өчен син миңа килгән кешегә шулкадәр текәлеп карадың? Нигә син аны куркыттың?
Газраил галәйһиссәлам җавап бирә:
– И, Аллаһының илчесе! Мин бу кешегә явызлык белән карамадым. Мин ул кешегә гаҗәпләнү белән карадым. Мине шунысы гаҗәпләндерде: ул монда, ә Аллаһы Тәгалә бу кешенең җанын миңа Һиндстанда алырга боерды. Мин уйга калдым: “Ничек соң алай була ала, мин әмерне үти алыр өчен, кыс-ка гына вакыт аралыгында бу кеше ничек Һиндстанда була алачак?” Ул синнән җилгә әмер биреп Һиндстанга илтүен сорагач, миңа барысы да аңлашылды инде.
Якташыбыз, шагыйрь Рифат Җамалның:
“Үтте гомер руска үпкәләп,
Марҗаларны үпкәләп”, – дигән шигьри юллары бар.
Мәхәббәт дигән нәрсә милләткә карап тормый. Сугыштан соң безнең авылга бер чибәр марҗа кызы эшкә килә. Укуны тәмамлагач шунда билгеләгәннәр инде аны. Башка милләт кешесенең авылга килүе ул елларда үзе бер вакыйга булса (бездә тимерчеләр генә руслар булган), авыл халкының аны яратуы, аны рәнҗетүчене кичерә алмаулары үзе бер тарих.
Әлеге кызны ире сугышта хәбәрсез югалган, баласы булмаган Фәхерниса апага фатирга кертәләр. Күрше егетенең күзе төшә кызга. Матур гына йөреп китәләр. Өйләнүгә таба бара эш. Өйдәгеләр дә каршы килми, кызны бик тиз үз иткән авыл халкы да моңа гаҗәпсенми, киресенчә, хуплыйлар гына әле. Егет үпкәләп кенә калмый, эшләр зурга китеп корсакка уза кыз. Моны белеп алгач егет тәртәне кирегә бора, әйтеп-нитеп тормый, авылдан ук чыгып кача.
Мине шунысы гаҗәпләндерә иде: күпме авылдашлар белән сөйләшкәнем булды – кызны гаепләп бер генә сүз дә ишетмәдем. Киресенчә, юньсез, куркак, адәм актыгы, дип егетне сүгәләр иде.
Соңрак Арчада эшли башлагач мин бу апа белән очраштым. Кайсы авылдан икәнне белгәч аеруча якын итте ул мине. “Бик сагынам сезнең авылны, миңа бик якын ул, анда гаҗәеп яхшы кешеләр яши!” – дип сәламнәр әйтеп җибәрә иде.
– Теге кеше дә шул авылныкы бит, – мин әйтәм.
– Ул исәпкә керми, гомерем буе рәнҗедем мин аңа, – диде ул. – Берүзем игезәк балалар үстердем, бер хәлне белмәде, кайдадыр таулы якларда яшәп ята, диләр. Аллаһы Тәгалә барын да күреп, белеп тора.
Шактый еллар үткәч әлеге бәндәнең фаҗигале үлеме турында хәбәр килде. Йөк машинасында шофер булып эшләгән ул. Тау юлыннан югарыга күтәрелгәндә алдагы машинаның арбасы ычкынып моның машинасын упкынга алып төшеп киткән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев