erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гореф-гадәтләребезне онытмыйк!

“Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк...”, дип әйтеп калдырган безгә якташ язучыбыз Гомәр Бәширов.

Татар халкын милләт буларак саклап калу, яшь буынга туган телебезне онытмыйча, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү максатында, бакчабызда төрле чаралар уздырыла. Шул чараларның берсе турында сөйлисем килә... Халыкара туган тел көне уңаеннан, бакчабызда туган тел атналыгы үткәрелде. Һәр төркем балалары, тәрбияче апалары, әти- әниләр белән берлектә татар халкының гореф-гадәтенә, йоласына яки милли бәйрәменә багышланган кичә әзерләде.Мәсәлән, кечкенәләр төркеме балалары Нәүрүз- язны каршылау бәйрәмен күрсәтсә, 2 нче уртанчылар төркеме балалары татар халкының милли бәйрәме- сабантуйны сәхнәләштерделәр.Һәр малай сабантуй бәйрәменә “үз атына атланып”килде һәм ат чабышында катнашты. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз, уеннар белән үрелеп барды. 2нче номерлы уртанчылар төркеме балалары “Карга боткасы” йоласын әзерләгән. Балалар һәр йортка кереп, матур итеп исәнләшеп, йоласына туры китереп, хуҗалардан сыйлар, ярмалар җыйдылар, матур теләкләр әйттеләр. Җыйган ярмалардан кырга чыгып карга боткасы “пешерделәр”.Калган ботканы йола буенча сыйланырга каргаларга да калдырдылар.Кунакка әби белән бабай да килгән иде. Зурлар төркеме балалары каз өмәсендә каурый сыдыру күренешен күрсәтеп,”Каз канаты каурый-каурый...” исемле кичә әзерләгән.Кызлар, малайлар эш беткәч кара-каршы “Челтәр элдем”,“Идүдәк-дүдәк”җырларын җырладылар, биеделәр,татар халкының җырлы-биюле уеннары “Чума урдәк,чума каз”, “Зәңгәр чәчәк”не уйнадылар. 1 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Аулак өй” күренешен дә кул эшләре белән күңел ачу үрелеп барды. 2 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Бәби ашы” исемле күңел ачу кичәсен әзерләгәндә бәбине уятканда, юындырганда, үчти-үчти иттергәндә әйтелә торган матур сүзләр өйрәнделәр, бишек җырлары башкардылар. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Үз халкыңның улы-кызы булу өчен гореф- гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны, әкиятләребезне кечкенәдән күңелебезгә салып үсү кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Муллахмәтова Гөлнур Гарәфетдин кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X