erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов: «Районда 2595 техника исәптә тора»

Техниканы төзек хәлдә тотуның мөһимлегенә җитди карарга кирәк

Әңгәмәдәшебез “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Г.Г.Касыймов.
– Габделхак Габделфәртович, сез семинарларда, киңәшмәләрдә техниканы төзек тотуның мөһимлеге турында бик үтемле итеп аңлатасыз. Бу мәсьәләдә безнең районда эшләр ничек тора?
– Әйе, сәламәтлек, кеше гомере – иң мөһиме. Хәвеф-хәтәр килеп чыккач әллә нәрсәләр эшлисе килер, әмма соң булыр.
Узган ел республикада тракторлар катнашында 17 юл-транспорт һәлакәте булды. Шуларда 9 кешенең гомере өзелде, 12 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Арча районы юлларында шундый 2 очрак булды, 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килде. 15 майда Казан–Киров юлында “Шкода“ машинасын йөртүче хатын-кыз автогрейдерга килеп бәрелә. Машинадагы пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. 3 ноябрьдә Арча–Кенәр юлында “Порше“ автомобиле алда барган “Беларусь“ тракторының арбасына бәрелә. Бәрелүдән трактор дамба астына төшеп каплана, трактор йөртүче тән җәрәхәтләре ала.
Бүгенге көндә районда 2595 техника исәптә тора. Болар – тракторлар, арбалар, кар чаналары. Шуларның 1746сы 2024 елда техник карау узды, бу 67 процент, республика буенча – 70 процент.
Авыл хуҗалыгында барлыгы 790 техника исәптә тора. Шуларның 493е – тракторлар, 165е – арбалар, 84е – ашлык комбайннары, 45е – азык комбайннары. 709 техника техник карау узды. Бу – 88 процент, республика буенча – 87 процент.
Оешмаларда 360 техника исәпкә алынган. Шуларның 295е – тракторлар, 65е – арбалар. 291 техника техник карау узды. Бу – 49 процент, республика буенча – 57 процент.
Кызганыч, исәпкә куелмаган, документлары булмаган, техник карау узмаган көе төзек булмаган техниканы файдаланучылар да очрый. Алар үзләренең генә түгел, башка кешеләрнең дә гомерләрен, сәламәт-лекләрен куркыныч астына куялар.
– Техник карау буенча үрнәк итеп куярлык оешмалар бармы?
– “Заря“, “Яңарыш“ ширкәтләрендә барлык техника исәпкә куелган һәм алар барысы да техник карау узды. “Кырлай“, “Казанка“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Игенче“, “Ашытбаш“, “Кызыл Яр“ ширкәтләрендә дә бу мәсьәләгә җитди карыйлар.
Авыл җирлекләренә килсәк, Шушмабаш, Үрнәк авыл җирлекләрендә хәл уңай якта, дип бәяләргә була. Монда гаҗәпләнерлек әйберләр дә бар. Шәхси хуҗалыклардагы техникага техник карауны да урыннарга барып уздырабыз. Аның  графигы авыл җирлекләренә җиткерелгән. Техниканы әзерлә дә билгеләнгән көндә алып кил. Менә кайбер мисаллар. Шушмабаш авылында 35 техника теркәлгән, шуның 27се техник карау узды, 77 проценттан артык. Шушы җирлеккә кергән Носы авылында бу күрсәткеч 50 процент кына. Күлтәс, Үрнәк, Субаш Аты, Югары Оры, Сөрде, Мәмсә авылларында яшәүчеләргә хөрмәтем зур, алар техниканы төзек хәлдә тотуның мөһимлегенә җитди карыйлар.
Менә монысы бөтенләй аңлашылмый. Ташкичү авылында техник карау уздырдым. Әлеге авылда 38 техника исәптә тора, шуларның 23ен техник карауга алып килмәделәр! Ә Мәмсә авылыннан 28 техниканың 22се техник карау узды.
Иске Ашыт, Урта Бирәзә, Урта Курса, Казанбаш, Байкал, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Мөрәле, Өчиле, Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Иске Иябаш авылларында шәхси техникага техник карау күрсәткече бик түбән.
– Техник карау үтмәгән техникадан файдаланган өчен нинди җәза каралган?
– Андый кешеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 9.3нче маддәсе буенча җаваплылыкка  тартылалар. Трактор белән идарә итүчегә 500-1000 сумга кадәр штраф салына яки 3 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, ә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 3000-5000 сумга кадәр штраф салына.
Монда шунысы да бар, транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәндә, бу һәр төрле техника белән идарә итүдән мәхрүм каласың дигән сүз.
Кемнәрдер техник карауны кирәк дип санамыйча нык ялгышалар. Алар кирәк булганда болай да файдаланып була, дип өметләнәдер. Без күрсәткечләр начар булган урыннарга ешрак барачакбыз, беркетмәләр дә төзеләчәк, законнарны үтәргә туры киләчәк.
Без техник карау үткәреп машина-тракторларны кыр эшләренә әзерләп кенә калмыйбыз, ә аларның ел әйләнәсе төзек эшләвен дә тәэмин итәбез. Шуңа күрә әлеге чара югары әзерлектә узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев