erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әгәр фотографияләр булмаса, сине шушы күлгә салып таптыйлар иде”

Наласа күле матур күл

(Дәвамы, башы газетабызның 28 август санында)

Республика газетасы чыкканның икенче көнендә мөхәррир Тәлгать Мостафин: “Сине прокуратурага чакыралар, барып кил”, – диде.

Эшнең кая таба киткәнен бераз чамалаган идем инде. Райкомда эшләгән танышым: “Беренчегә Усманов (КПСС өлкә комитетының беренче секретаре) шалтыраткан, дәүләткә тапшырырга ашлык юк, дип әйтәсең, ә үзегез бодайны күлгә салып ятасыз, дип сүккән”, – дигән хәбәр җиткергән иде.

Прокуратура ул вакытта хәзерге әдәбият һәм сәнгать музее бинасында урнашкан иде. Ишеген ачып керүгә урындыкта башын иеп утырган “Октябрь” колхозы рәисе Васыйл Мифтаховны күрдем. Васыйл Ибраһим улы районда иң яшь хуҗалык җитәкчеләренең берсе, югары белем алып кайткач Наласада баш хисапчы булып эшләде. Болай араларыбыз әйбәт (соңрак кодалар да булдык әле), исәнләштек тә, мин төп ишекне ачтым...

Түрдә район прокуроры Мәсхүт Ихсанов утыра, ике яктагы өстәлләр артында таныш булмаган унбишләп кеше.  Прокурор таныштырып үтте: вәкилләр республиканың Министрлар кабинетыннан, прокуратурадан, халык контроленнән, лабораториядән һ. б..

Миңа сүз бирделәр, кайда, нәрсә күргәнемне сөйләдем, Наил абый ясаган фоторәсемнәрне бирдем. “Әзер булып тор, сәгать унберләр тирәсендә күлгә барабыз”, – диделәр. Ни өчен туры күлгә килмәгәннәрен, иртән килеп төшкә кадәр вакыт сузып утыруларының серен соңрак белдем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Редакциягә кереп утыруга мөхәррир: “Сине Каюмов чакыра”, – диде. Аның кабул итү бүлмәсендә райком бюросы әгъзалары җыелган, бар да танышлар, йөзләре җитди. Миңа бераз көтәргә кушылды, беренче бүлмәсендә Казан кешесе бар икән. Бераздан ул чыкты, йөзе таныш, прокурор бүлмәсендәгеләр арасында ул да бар иде. Минем анда сөйләгәннәрне беренчегә сөйләп чыккандыр инде.

Дамир Каюмович мине ачык йөз белән каршы алды, ишек янына ук килеп күреште. “Ильяс, без синең белән моңарчы әйбәт эшләдек, моннан соң да шулай эшләргә язсын”, – диде. Мин мондый хәлнең ничек килеп чыкканын аңлатырга маташтым. “Син, зинһар, амбарларга алып кереп, ашлык үлчәтеп йөри күрмә!” – диде ул. Прокурор бүлмәсендә кызып китеп шундый сүзләр әйтеп ташлаганмынмы шунда...

Сәгать унберләр тирәсендә машиналарга утырып күлгә киттек. Урман полосасын чыгуга гаҗәеп тамашага тап булдык: күлгә сыерлар көтүе керткәннәр. Райкомның авыл хуҗалыгы секретаре, тагын берничә кеше каршы алды. Каршы яктагы дамбада кызык яратучылар җыйналган. Мин прокуратура, райком арасында йөргәндә тырыша-тырмаша бодайны юк иткәннәр, уйлауларынча, сөтлебикәләр аның эзен дә калдырмый таптап бетерергә тиеш булганнардыр инде.

Әмма Казаннан кайтучылар арасында чын кешеләр дә бар булып чыкты. “Әгәр фотографияләр булмаса, сине шушы күлгә салып таптыйлар иде”, – диде прокуратура хезмәткәре миңа шыпырт кына. Кайсысыдыр кызык карарга килгән ун яшьләрдәге ике малайны чакырып китерде дә: “Әйдәгез, чишенеп күл төбендәге ләмне алып менегез әле”, – диде. Чумдылар болар, учларында ләм белән бергә сап-сары бодай!

Шуннан Наласаның ындыр табагына кайттык. Анда ике-өч урында ләм өелеп ята. Менә күрдегезме, күлдә бернинди бодай юк, дип, күрсәтү өчен кирәк булгандыр инде монысы. Тик бодае булмагач, ләмне ник ындыр табагына кайтарырга иде? Кайда монда логика?             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X