Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Грантка ия булдылар

    2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстанда яшәүче халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен грант бәйгесе игълан ителгән иде.

    Әлеге грантка безнең районнан Арчаның 6нчы мәктәбе, Яңа Кырлай, Лесхоз, Хәсәншәех мәктәпләре, Арчаның 5нче балалар бакчасы һәм Үрнәк балалар бакчасы ия булды. Бу мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында “Россия-1” телеканалы тапшыру эшләде. Грант акчасына баетылган туган тел кабинетларының матди-техник базасы һәм мәктәпләрнең ирешкән уңышлары турында сюжетлар төшерде.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: