Грипп һәм коронавирустан вакцинацияне бер үк вакытта ясатырга ярыймы?
Россия сәламәтлек саклау министрлыгы грипп һәм коронавирустан вакцинацияне бер үк вакытта ясарга рөхсәт итте
"Россия сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус һәм грипптан вакцинацияне бер үк вакытта ясарга рөхсәт итте", - дип яза РИА Новости.
Россия сәламәтлек саклау министрлыгында ачыклауларынча, коронавирус һәм грипптан бер үк вакытта ясалган вакцинация вакытында препаратлар тәннең төрле өлешләренә кертелергә тиеш - "мәсәлән, сул һәм уң җилкәгә".
Билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр "Спутник V" вакцинасын медицина куллану инструкциясенә кертелгән.
Министрлыкта "Спутник V" ның грипптан вакцина белән үзара бәйләнеше тикшеренүләрдә өйрәнелде, дип ачыкланды. Бу препаратларны бер үк вакытта керткәндә аларның иммуногенлыгы кимемәве ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев