Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Грипп, ОРВИ һәм коронавирусны дәвалау турында нәрсәләрне белү мөһим?

    Сорауларга табибә Татьяна Георгиевна Майорова җавап бирә.

    Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?



    Грипп, коронавирус һәм ОРВИ билгеләре, чыннан да, бик охшаш, шуңа күрә диагноз куйганда хаталанырга да мөмкиннәр. Әмма бу авыруларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар.

    — Грипп белән ешрак көзен һәм кышын чирлиләр. Ул кинәт башлана: температура кискен күтәрелә, калтырата, тән сызлый, баш авырта, яктылыктан курку барлыкка килә, тамак авырта һәм тавыш бетә, каты ютәл башлана.

    — Кискен респиратор вируслы инфекцияләр ел әйләнәсенә очрый. Аларның берничә төре бар. Парагрипп — акрынлап башлана, температура артык күтәрелми, тамак авырта, тавыш бетә, ютәлләтә. Риновирус инфекциясе —кискен башлана, борын тыгыла, борын белән сулыш алу авырая, исне һәм тәмне сизү кими, температура нык күтәрелми. Аденовирус инфекциясе — кискен башлана, температура югары яки уртача була, тамак авырта, юеш ютәл, коньюнктивит күзәтелә. Респиратор-синцитиаль инфекция —бетми торган коры ютәл җәфалый. Бу иң таралган инфекцияләр, алар күпкә күбрәк, әлбәттә. Һәркайсы аерым дәвалау ысулын таләп итә.

    — Ковид-19 коронавирус инфекциясе — тән температурасы артык күтәрелми, аз гына юеш ютәл, тын бетү, тиз ару, күкрәк читлеген нидер баскан кебек тою, исне һәм тәмне югалту, азрак тамак авырту күзәтелә. Авыруның 6-8 көненә тын алу нык авырлаша.

    Теләсә кайсы очракта, авыруның беренче билгеләре булганда ук я терапевтка, я педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк! Иң мөһиме, эшкә йөрмәгез, баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә илтмәгез. Һәрхәлдә, клиник диагноз билгеләнгәнгә кадәр. Беренчедән, авыруны аякта үткәрү организм өчен икеләтә хәвефле, икенчедән, болай сез эштә коллегаларыгызга чир йоктырмаячаксыз.



    Кайчан йоктыра башлый?



    Авыру кеше инкубациянең соңгы көнендә, ягъни авыруның беренче билгеләре күренгәнче үк грипп вирусларын бүлеп чыгара башлый һәм чир йоктырырга мөмкин.



    Гаиләдә кемдер авырып китсә, нишләргә?



    Идеаль вариант — кешене аерым бүлмәдә изоляцияләү, аерым савыт-саба, сөлгеләр тоту. Мотлак рәвештә бинаны җилләтү һәм җыештыру зарур. Әгәр яңа коронавирус инфекциясенә шик бар икән, бөтен гаилә 14 көн дәвамында үзизоляциядә булырга тиеш.



    Нинди дарулар эчү яхшырак?



    Интернетта коронавирус һәм гриппны “дәвалау рецептлары” байтак. Алардан файдаланырга ярамый: препаратлар һәм аларны дозировкалау һәр очракта аерым. Дөрес булмаган дозада тиеш булмаган даруны эчә башласагыз — үзегезнең һәм якын­нарыгызның хәлен тагын да кискенләш­терәчәксез. Бу биг­рәк тә балалар һәм өлкәннәр өчен хәвефле. Дәвалау схемасын табиб кына билгели ала һәм билгеләргә тиеш!

    Бердәнбер дөрес киңәш: температура булганда аны төше­рүче дарулар эчәргә мөмкин. Авыруның беренче көннәрендә температураны 38 градуска кадәр төшермәү хәерле, чөнки организм инфекцияне басу өчен үзе ялкынсынуга каршы күзә­нәкләр эшләп чыгара. Искәр­мәләр дә бар: әгәр көзән җыера икән, температура 37,3 градустан күтәрелгәндә төшерергә кирәк.

    Ә менә сыеклыкны теләсә күпме эчәргә була һәм кирәк тә. Бигрәк тә С һәм Р витаминнары күп булган җылы эчемлекләр эчәргә киңәш итәм: иң яхшысы компот, яшел чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, морслар. Күп сыеклык интоксикацияне киметү, тормыш өчен мөһим органнар эшчәнлеге өчен кирәк, өстәвенә, авырганда, бигрәк тә югары температура булганда, кеше тир, сулыш белән сыеклыкны “югалта”.

    Һәм, әлбәттә, урында яту мөһим.



    Суган, сарымсак һәм имбир ашау чыннан да нәтиҗәлеме?



    Суган һәм сарымсак — ул халык медицинасы чаралары. Азыкка азлап кушсаң, алар ялкынсынуга каршы тора һәм бактерияләр, вируслар һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшергә ярдәм итә.

    Имбир организмны ныгытучы көчкә ия. Аның составында иммун системасы өчен файдалы матдәләр бар, шуңа күрә аны салкын тию һәм грипп сезонында ешрак кулланалар. Имбирнең бактерияләргә һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре патоген микрофлорадан һәм паразитлардан арынырга ярдәм итә.

    Әмма бу профилактика чаралары гына, алар тулыканлы дәвалауны алмаштырмаячак.



    Бирешмәс өчен нинди чаралар күрергә?



    Иммунитеты һәм сәламәтлеге турында кайгыртучы кешеләр — чыныгучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр, файдалы ризык ашаучылар, саф һавада күпләп йөрүчеләр инфекцияләр белән азрак авырый.

    Эпидемияләр чорында кешеләр күпләп җыела торган урыннарда — зур чараларда, сәүдә үзәкләрендә йөрмәскә тырышыгыз. Кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлек режимын саклагыз, битлекне ике сәгать саен алыштырыгыз. Һичшиксез, көненә берничә тапкыр кулларыгызны юыгыз (бигрәк тә урамнан соң һәм ашар алдыннан), дезинфектант белән файдаланыгыз. Моннан тыш, грипп белән авырырга теләмисез икән, вакцина кадатырга киңәш итәм.



    Ни өчен 65 яшьтән өлкәнрәкләр хәвеф зонасында?



    65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең хроник авырулары бар: грипп һәм башка вируслы инфекцияләрне катлауландыра ала торган йөрәк-кан тамырлары, бронхоүпкә, эндокрин, бөер, шул исәптән онкология авырулары. Шуның аркасында инфекциянең авыр формалары, өзлегүләр, бигрәк тә авыр пневмония барлыкка килә. Шуңа күрә эпидемияләр һәм бигрәк тә пандемия чорында аларга үзизоляция режимын сакларга кирәк.



    Прививка ясатырга әле соң түгелме?



    Киресенчә, хәзер нәкъ вакыты. Гриппка каршы вакцина иммун системасына грипп вирусына һөҗүм итү өчен антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә. Инъекциядән соң ике атна үткәч сездә иммунитет барлыкка киләчәк, бер айдан ул тулы көченә эшли башлаячак һәм бер елга кадәр җитәчәк. Нәкъ шуңа күрә прививканы ел саен ноябрь башыннан да соңга калмыйча ясатырга киңәш итәләр.



    Аны бушлай алырга кемнәр хокуклы?



    — 6 ае тулган балалар

    — Мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары

    — Медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, коммуналь өлкә хезмәткәрләре

    — Авырлы хатын-кызлар

    — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр

    — Хәрби хезмәткә чакырылучылар

    — Хроник, шул исәптән үпкәләре, йөрәк-кан тамырлары авырулары, метаболик тайпылышлары һәм гәүдә авырлыклары артык булган кешеләр.

    Яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Gripp-ORVI--m-koronavirusni-d-valau-turinda-n-rs-l-rne-bel-zarur-511664/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: