erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Грипп вакцинасының “Covid 19”га йогынтысы бармы?

Моңарчы без гриппка каршы вакцинага әллә ни игътибар итмәдек. Быел уйлана калдык. Коронавирус шикләндерә. “Грипка каршы вакцина ясатсаң, коронавируска да тәэсире бар икән”, – дигән сүзләр йөри. Без бу турыда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

Дәлилләнгән рәсми мәгълүмат юк, диде Чулпан Равиловна. – Гриппка каршы вакцинаны ясатырга кирәк. Без аны гаиләбез белән ясатабыз. Файдасын күрәбез. Вакцина ул организмда гриппка каршы торучы тәнчекләр барлыкка китерә. Бу процедураны үткән кешенең кайбер очракларда температурасы күтәрелергә мөмкин, Әмма бу 2-3 көн эчендә уза, моннан курыкмаска кирәк.

Татарстанда грипп бармы?

Салкын тиюләр бар, әмма әлегә теркәлгән грипп очраклары юк.

Нинди грипп көтелә?

Нинди грипп киләчәге ел саен Бөтендөнья сәламәтлек берләшмәсе күзәтчелеге астында фаразлана hәм шул төр гриппка каршы эшләнелгән вакцина базарга чыга. Быел кулланыла торган вакцина А тибындагы ике төрле вирус һәм В тибындагы вируска каршы торучанлык барлыкка китерә. Әлеге вакцина районга да кайтты.

Вакцинаның зыяны бармы?

Бу вакцина куркыныч түгел. Аны эшләү өчен вирус тулаем түгел, ә вирусның аерым компонентлары гына кулланыла.

Иң беренче чиратта вакцина кемнәргә ясала?

Вакцина иң беренче чиратта медиклар, мәгариф хезмәткәрләре, транспорт, коммуналь оешмаларында эшләүчеләр, студентлар, хроник авырулар, армиягә китүчеләр, балалар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән узганнарга ясала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Грипп нәрсәсе белән куркыныч?

Грипп катлаулануы белән хәтәр. Үпкә ялкынсынырга, бронхит, йөрәк авырулары һ.б. чирләр көчәеп китәргә мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан, сулыш юллары, эндокрин системасы авырулары өчен грипп куркыныч. Грипптан бу авыруларның хәле катлауланып китәргә мөмкин. Ә менә вакцина ясаткан кешенең грипп белән авыру ихтималы аз. Авырган очракта да грипп җиңелчә үтә.

Коронавирусның да хәтәрлеге үпкә ялкынсынуында. Ничектер бу ике йогышлы чирдә охшашлык та бар кебек. Грипп вакцинасы үпкә ялкынсынуыннан саклый, йогышлы чиргә каршы торучанлыкны, иммунитетны күтәрә... Йогынтысы булуы да ихтимал.

Әмма дәлилләнгән рәсми мәгълүмат юк. Алар төрле вируслар.

Районда вакцина ясату кампаниясе ничек бара?

Ясаталар. Быел халык җаваплырак карый. Бәлки бу коронавирус белән бәйледер. Сайлау көннәрендә дә (1213 сентябрьдә) участокларда вакцина ясау оештырылды. Сайлау участокларында 9 бригада 963 кешегә вакцина ясады. Поликлиникада, авылларда Яңа Кенәр участок хастаханәсендә, Шушмабаш амбулаториясендә, фельдшер-акушер пунктларында, мәктәпләрдә, бакчаларда гриппка каршы вакцина ясала. Поликлиникада башта участок табибыннан рөхсәт аласың. Чират торасы юк. Түләүсез. Иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр вакцина ясатып була. Бүген районда барысы 9 меңнән артык кешегә вакцина ясалды. Бу кампания дәвам итә. Көтәбез!

Сораштырулар үткәрдек. Апаздан Гөлсинә Әсхәдуллина: “Гаиләбез белән 56 ел ясатабыз, дип сөйләде. Безнең салкын тиеп, грипп белән 40 градуска кадәр температура күтәрелеп, авыртып яткан юк. Прививка иммунитетны күтәрә, йогышлы чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, дип уйлыйм”. Сораштырулар вакытында мондый җавапларны күп ишетергә туры килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре грипп

2
X