erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Губернатор улы авария ясаган

Брянск өлкәсенең вице-губернаторы улы гаебе аркасында булган “исерек” авариядә каза күрүчеләрнең берсе үлгән. Бу хакта РЕН ТВ каналына мәрхүмнең апасы хәбәр иткән.

Ирнең Toyota автомобиле руле артында китеп баруы билгеле, авариядән соң ул комага китә.

 

Юл һәлакәте 18 сентябрьдә төнлә Брянск үзәгендә теркәлә. Түрә малае, 33 яшьлек Максим Резунов, Volkswagen Touareg автомобиле белән идарә итеп, ике машинага барып бәрелә.  Нәтиҗәдә машиналарның берсендәге 35 яшьлек водитель авыр хәлдә дәваханәгә озатыла. Аның белән бергә булган  пассажир ханым һәм 6 яшьлек кыз бала җиңел җәрәхәтләр алган. Икенче автомобильдәге водитель каза күрмәгән.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авария шаһитлары Резуновның шактый исерек булганын сөйләгән, дип билгели РЕН ТВ. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. 19 сентябрьдә суд аны водитель таныклыгыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штрафка тарттыра.

2012 елда Максим Резунов руль артында исерек килеш  тотылган булган инде. Ул чакта түрә малае  җаваплылыктан кача алган. Һәм менә 8 ел инде ул Автомобиль юлларын күзәтчелек итү дәүләт идарәсенең транспорт бүлегендә дәүләт инспекторы булып эшли.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Vitse-gubernatorni-uli-iserek-avariya-oeshtirgan-464302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X