Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гыйнвар ае нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды

    Йомгак ясадылар

    10 мартта “Кырлай” ширкәте базасында терлекчелектә гыйнвар ае нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды.

    Семинарда катнашучылар хуҗалыкның катнаш азык ясау цехында, азык әзерләү үзәгендә, яңа төзелә торган терлекчелек  комплексында булдылар. Соңыннан гыйнвар аена йомгак ясап, бурычларны ачыкладылар.

    Реклама

    Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов эшләр барышы, планнар белән таныштырды. Быел бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын тагын да арттырырга уйлыйлар. Апрель аенда булачак комплексның 600 башка исәпләнгән өлешен ачарга җыеналар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектәге эшләргә анализ ясады, бурычларны билгеләде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: