Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гыйнвар нинди үзгәрешләр алып килә?

    Россиядә гыйнвар аенда күп кенә яңа законнар үз көченә керә. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып үтик.

    *Хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта, пенсияләр һәм ана капиталы индексацияләнә. Шулай итеп, яңа елдан МРОТ 12 792 сумга җитәчәк (моңа кадәр 12 130 сум иде).
    Эшләмәүче пенсионерларга пенсия күләме ел башыннан 6,3 процентка арта (моңа кадәр Икътисад министрлыгы 2020 ел йомгаклары буенча аның 4 процент чамасы үсүе турында белдерде). Сүз уңаеннан, узып баручы елда илдә пенсиянең уртача күләме 14,9 мең сум тәшкил иткән.
    Шулай ук ана капиталы да индексацияләнә – 3,7 процентка артачак. Шул рәвешле беренче балага түләү 483,8 мең сумга җитәчәк ( бүген аның күләме – 466,6 мең сум). Икенче балага – 639,4 мең сум (хәзер – 616,6 мең сум) биреләчәк.

    *Өйдән торып эшләү законлаштырыла. Ел башыннан “удаленка”да эшләү буенча эш бирүчеләр белән хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон үз көченә керә. Ул декабрь башында хупланды. Закон нигезендә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмаганда (әйтик, эпидемия шундыйлар исәбенә керә) хезмәткәр белән эш бирүченең үзара килешенүе буенча гына өйдән торып эшләүгә күчәргә мөмкин. Шул ук вакытта эш бирүче хезмәткәрне кирәкле техника белән тәэмин итәргә, чираттагы яллары һәм командировкалары өчен түләргә тиеш. Тагын шунысы мөһим – “удаленка”га күчү, эш күләме шундый ук калган очракта, хезмәт хакын кисүгә сәбәп була алмый.

    *Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе һәм “больничный”лар түләү реформасы. 1 гыйнвардан мәҗбүри медицина иминиятләштерүен (ОМС) реформалау турында закон үз көченә керә. Төп яңалык – законда шәхси иминиятләштерү компанияләренә федераль медицина учреждениеләре белән эшләү тыела.
    Закон нигезендә, иминиятләштерүчеләрнең вәкаләтләре (медицина ярдәмен финанслауга һәм аның сыйфатын контрольдә тотуга кагылышлы) Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондына (ФФОМС) күчә. Бу дәвалау сыйфатына дәгъва килеп туган очракта иминиятләштерүчеләргә түгел, ә ФФОМСка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, дигәнне аңлата. Моннан тыш фонд медицина учреждениеләрен тикшерү белән шөгыльләнәчәк (моңа кадәр бу эшне дә иминиятләштерүчеләр хәл итә иде).
    Шул ук вакытта икенче бер реформа төгәлләнеп килә – барлык төбәкләрдә “больничный”ларны турыдан-туры түләү системасы гамәлгә кертелә. “Больничный” өчен эш бирүче түгел, ә турыдан-туры социаль иминиятләштерү фонды түли, дигән сүз (бездә инде күптәннән шулай).

    Реклама

    *Айныткычлар кире кайта. Россиядә инде 2011 елда ук бетерелгән айныткычлар яңадан эшли башлаячак. Аларга, исерек хәлдә урамда калып, ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны урнаштыру тәкъдим ителә. Шул ук вакытта айныткычлар түләүле булачак. Дәүләт Думасында билгеләп үтелгәнчә, айнып чыгу сәрхүшкә 1,5-2 мең сумга төшәчәк.

    *Чекка “чаевые” кертү тыела. Ел башыннан кафе-рестораннар чекка “чаевые” кертә алмаячак. 1 гыйнвардан Россиядә яңа “Җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәтү кагыйдәләре” гамәлгә керә. Бу кагыйдәләр заказ бирелгән аш-су яки сайлап алынган хезмәт күрсәтү бәясенә кагылмаган теге яки бу түләүләрне заказга кертүне тыя.

    *НДФЛга һәм банк кертемнәренә салым арта. Киләсе ел гыйнварыннан кереме елына 5 миллион сумнан артып китүчеләргә НДФЛны арттыру турында закон үз көченә керә. Байлар өчен уйлап табылган бу салым 15 процент тәшкил итәчәк. Башкаларыбыз өчен НДФЛ күләме элеккечә – 13 процент дәрәҗәсендә кала.
    Моннан тыш 1 миллион сумнан артып киткән банк вкладларыннан керемгә дә 13 процентлы НДФЛ салына. Әмма процентлардан гына салым түләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта бер үк кеше акчасын берничә банкка салып, гомуми вклады 1 миллион сумнан артып киткән очракта да керем рәвешендәге процентлардан салым түләргә туры киләчәк.

    https://vatantat.ru/2021/01/43376/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: