erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гыйнвар җылы — март салкын: гыйнвар аена халык сынамышлары

Халык электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаган. Тиздән килеп җитәчәк гыйнвар хакында да алар шактый...

Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.

Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.

Гыйнварда боз сөңгеләре күр икән, яхшы уңыш көт.

Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.

Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса—кавын уңар, кар яуса — алма.

Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Гыйнвар суык булса, июль коры һәм эссе була. 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gyynvar-yly-mart-salkyn-gyynvar-aena-khalyk-synamyshlary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X