erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр балага – 20 мең сум

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлегенең баш белгеч-эксперты Динар Билалов.

– Динар Данисович, махсус хәрби операциядә катнашучыларның  һәм хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм итү чаралары белән таныштырсагыз иде.

– Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октябрендә чыккан 1122 номерлы махсус карары бар. Шушы карар нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары каралган. Ул чараларнын социаль яклау бүлегенә бәйле булганнарын рәттән әйтеп үтәм. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә яңа туган балалы гаиләләргә бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк җыелмасы бирелә.

– Гаилә кереме исәпкә алынамы?

– Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә карата җан башына туры килгән гаилә кереме исәпкә алынмый.  Шул исәптән бу очракта социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми – турыдан-туры медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк

– Һәм тагын нинди ярдәм чаралары бар?

– Татарстан Республикасы пенсионерларын шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү тәртибе гамәлдә. Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләрендә пенсионерлар, 55 яше тулган хатын-кызлар, 60ны тутырган ир-атлар санаторий-курортларга юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителүгә хокуклы. 

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның  гаилә әгъзаларына  социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган очракта нинди  ярдәм итү чаралары бар?

– Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләрендәге өлкән яшьтәгеләр һәм 1, 2нче төркемдәге инвалидлар янына  өйгә килеп, бушлай социаль хезмәт күрсәтелә. Шулай ук алар стационар формада интернатка урнашканда өстенлек хокукына ия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нинди өстенлекләр каралган?

– Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр социаль-тернәкләндерү үзәкләренә урнашканда өстенлек хокукына ия.

– Акчалата ярдәм турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 ноябрендә чыккан “Махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы” карары нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучының 18 яшькәчә баласына 20 мең сум акча бер тапкыр бирелә. Монда гаилә кереме исәпкә алынмый.

– Мәсәлән, гаиләдә өч бала бар икән, бу гаилә 60 мең сум акча ала – шулаймы?

– Әйе. Бу ярдәм гаиләдәге һәр балага каралган. Пособиене алу өчен һәм башка өстенлекләрдән файдалану өчен  документлар белән район социаль яклау идарәсенә килергә кирәк. Бүгенге көндә күп гаиләләр бу ярдәм чарасыннан файдаланды. Сораулар туса, 3-13-34, 3-13-33 номерына шалтыратырга мөмкин.

 #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X