erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр хезмәтнең үз кыенлыгы бар

Халыкны социаль яклау бүлегендә эшләүче кызларга сок-ланып туймаслык. Кайсын гына алма, кырмыскалар кебек, бер минут тик тормыйлар.

Әмма бу юлы җитәкчесе Миләүшә Шакирова безне турыдан-туры 60тан өлкән яшьтәгеләр һәм 1-2 төркем сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен көндезге бүлекчәгә алып керде һәм анда эшләүче кызлар белән таныштырды.

– Көндезге бүлек “Демография” милли проекты кысаларында эш алып бара. Республикабызда оешкан ике бүлекнең берсе бездә, – диде Миләүшә Шакирова. – Бүлектә уңайлы мохит тудырылган. Кресло-коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен дә шартлар бар.

– Безнең бүлекчә 2020 елның мартында эшен башлады. Бүген бирегә  егерме кеше йөри. Атнага өч көн сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр килсә, ике көн өлкәннәргә багышлана, – диде бүлекчә җитәкчесе Миләүшә Шәесламова. – Расписание буенча эш алып барыла. Шәфкать туташы Зөлфия Ханжина каршы ала, температураларын үлчи, аннан инде көндезге бүлеккә йөрүчеләрнең күңелләрен күрү, вакытларын файдалы итеп оештыруны хезмәт буенча инструктор Фирая Ризванова, мәдәни чаралар оештыручы Рузалия Шакирова, социаль эшләр буенча белгеч Гөлфия Хафизова үз кулына ала.

Гөлфия Хафизова эшен зарядка ясатудан башлап җибәрә. Аннан куллар, күзләр, аяклар өчен төрле күнегүләр белән дәвам итә.

– Тренажер залда шөгыльләнергә, туплар белән күнегүләр ясарга, скандинавча (таяк белән) йөрергә бик яраталар. Төрле өстәл уеннары бар. Милли бәйрәмнәрне, төрле спорт чараларын үткәрәбез. Стадионга төшеп шөгыльләнәбез, – диде ул. – Безнең эш этап-лап бүленгән. Миннән соң башка төр дәресләр башлана, ә алар арасында шәхси психологлар килә. Бер минут тик тормыйлар.

Фирая Ризванова кул эшләренә өйрәтә. Бергәләп нәрсәләр генә ясамыйлар!

– Бер генә булса да тегү машинабыз бар. Анда зур булмаган әйберләрне тегәбез. Түбәтәйләр, калфаклар чигәбез, кәгазьдән, тукымадан, башка материаллардан төрле әйберләр ясыйбыз. Осталык дәресләре үткәрүне кертеп җибәрдек. Оста куллар ярдәме белән чәчәкләр ясадылар, түбәтәй чигүне дә осталардан өйрәнделәр. Алар ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырдык, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күргәзмәне дә карадык. Түбәтәйләр дә, калфаклар да, мунчалалар да бар анда. Халыкны социаль яклау бүлегенә килүчеләр сатып алып та китәләр икән. Савап булсын, диләрдер инде, ди кызлар. Әмма матур бит алар, бәяләре дә арзан. Ә эш өчен кирәк булган әйберләрне кызлар күбрәк үзләре таба икән. “Бер әйберне дә әрәм итмибез. Хәтта сөт шешәләрен дә. Барысы да эшкә ярый”, – диләр.

– Бүгенге көндә модага кереп барган бөтен төр технологияне кулланырга тырышабыз. Эзләнәбез, яңалык табарга, бүлеккә йөрүчеләрне кызыксындырырга тырышабыз, – диде Миләүшә Шәесламова. – Башлап җибәрү бик авыр булды. Кайберләренең киләсе килми. Тиз арыйлар, туялар. Алар белән бергә кызлар үзләре эшли. Араларында укый, яза, акча да саный белмәгәннәре бар. Мин көне буе телефонда, әти-әниләре белән элемтәдә торам. Шулай бергә-бергә алып барган эш нәтиҗәсен дә бирә.

– Безнең бурыч – аларның вакытларын файдалы итеп оештыру. Өйдә, дүрт стена арасында гына яткырмыйча, кеше арасына алып чыгу, – диде Рузалия Шакирова. – Мин аларны музейларга, китапханәгә, кайда нинди кызыклы әйбер ишетсәм, шунда алып барам. Биергә, җырларга, музыка тыңларга яраталар. Бәйгеләрдә катнашалар. “Позитиффф” дуэты бөтенроссия бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Тимур Солтанов кул эшләнмәләре буенча шулай ук бөтенроссия бәйгесендә лауреат исемен алды.

Рузалия үзе инвалид балаларның бөтенроссия оешмасыннан “Ата-аналар рәхмәте” дигән диплом белән бүләкләнгән. Хезмәтеңне күрә белсәләр, күңел дә күтәрелеп китә. Ә биредә кызларның һәрберсе көн үтсенгә түгел, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең, өлкән-нәрнең күңелләрен күрү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшли. 

– Мөмкинлекләре чикле балалар тернәк-ләндерү үзәкләренә йөри.  Аларга шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Ә 18 яше тулган, эшләү һәм уку мөмкинлеге булмаган яшьләр өйдә, дүрт стена арасында. Һәр гаилә үз проблемалары белән ялгыз кала. Менә шул яшьләрне әти-әниләре безгә җибәрергә курыкмасыннар иде. Әти-әниләре олыгайгач, аларга үз тормышларын үзләренә алып барырга туры киләчәк, – диде Миләүшә Шакирова. – Бү бүлек хезмәткәрләре аларны күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйль тормыш шартларына яраклаштыру өчен үзеннән өлеш кертә.

Биредә өлкәннәр белән дә нәкъ шундый ук эш алып барыла. Тик темасы гына икенчерәк. Бик теләп, яратып йөриләр, ди кызлар. Өйдә ятканчы, үзләренчә аралашу урыны да ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X