erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәрбер чәч бөртеге өчен савабын бирер

Ана... Бала өчен моннан да кадерле зат бар микән?! Һәрберсе өчен. Әмма авыру балаларга әни бигрәк тә кирәк, алар аңа аеруча мохтаҗ.

Баланы әти-әни һәр әгъзасы сау-сәламәт булсын иде, дип түземсезлек белән көтә. Тик, кызганыч, алар арасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булып туганнары да бар. Әти-әни өчен аның нинди зур йөрәк ярасы, күңел әрнүе икәнен сүз белән генә аңлатып булмый. Ходай андыйларга сабырлыклар бирсен дә, башкаларга күрсәтмәсен.

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче аналар белән очрашкан да, сөйләшкән дә бар. Алар бервакытта да язмышларыннан зарланмыйлар, ничек итеп булса да бу сынауны җиңеп чыгарга омтылалар, үзләрен ким-хур итеп тоймасыннар өчен сабыйларына бөтен тормышларын багышлыйлар. Чөнки ул аның үз йөрәк парәсе. Әмма белә, күрә торып та сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр дә бар.

Беркөн мөхәрриребез кибеттә бер ир-атны очраткан һәм аның күп итеп йогуртлар, төрле тәм-томнар җыюына игътибар иткән. Кызыксынып сораган. “Хатыным Дербышкидагы балалар өчен интернат-йортта эшли. Шундагы балаларга алып бара. Беләләр хәзер, көтеп торалар. Үзебез дә әлеге интернат-йорттан тәрбиягә бер инвалид ир бала алдык”, – дигән. Ул чакта аның сорашырга башына килмәгән. Әмма соңыннан уйга калган.

Эзләп таптык без аларны. Очрашырга да күндердек. Арчада яшәүче Кадрия һәм Фәнис Касыймовлар булып чыктылар инвалид баланы үз канатлары астына сыйдырган, үз балалары кебек тәрбияләгән әлеге олы йөрәкле кешеләр.

Кадрия белән Фәнис 19 ел бергә. Олы уллары Нияз өйләнгән, оныклары Таңсылу үсеп килә, кызлары Гөлназ бишенче гимназиядә 11нче сыйныфта укый. Кадрия Арчада балалар бакчасында, аннан Казанга йөреп эшләгән.

 – Өч ел “Бәхетле”дә һәм менә җиде ел инде Дербышкидагы балалар өчен интернат-йортта. Анда минем апам да, сеңлем Илсөя дә (ул вафат инде) эшләде. Башта бик авыр булды, балаларны күрәм дә, елыйм да елыйм. Ирем кит инде, алай булгач, диде. Өч сменадан соң китәм, дип кадрлар бүлегенә кердем. “Аларны да кемдер булса да карарга тиеш бит инде”, – диделәр миңа. Шул сүз җитте. Чыннан да, кемдер карарга тиеш бит инде аларны, дип үземне кулга алдым. Аннан Илгизне күрдем. Башта жәлләп еладым, аннан ияләштем. Ул да мине якын итте, көтеп ала иде, нишләптер, мин дә яраттым шул баланы. Өйдә дә аның турында гына сөйләдем. Кызым алып кайтыйк инде үзебезгә, диде. Улым әти ни әйтер бит, дип куйды. Рәхмәт Фәнискә, каршы килмәде, авыр булачак инде, дип кенә кисәтте. Һәм бу мәсьәлә хәл ителде, – диде Кадрия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кадрия, Илгизне алып кайтканга ничә ел булды инде?

– Алты ел. Кечкенә иде, кулга гына күтәреп йөрттек. 11 яшь хәзер. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә укыган булып санала, әмма дәресне өйгә килеп бирәләр. Бездән ерак түгел генә яши укытучысы. Татьяна Григорьевна интернат-мәктәптә логопед. Бик җайлы укытучы. Улыбыз 10-15кә кадәр саный белә. Русча да, инглизчә дә. Дөрес, бик җөмләләр төзеп бетерә алмый, Әмма сүзләрне әйтә. Телефонда, ноутбук, компьютерда утыра, телевизор карарга ярата.

Илгизнең аяклары гарип, коляскада гына утыра, башын тота алмый. Алты айдан туган ул. Әнисе табу белән калдырып чыгып киткән. Башта Чаллыда “Дом малютки” да торган, аннан интернатка китергәннәр. Сабый бәхетенә. “Аягына операция кирәк. Әмма аның өчен ун сөякне сындырырга туры киләчәк. Күтәрә алмаячак. Аның белән башындагы авыруы да бетмәячәк”, – дигәннәр табиблар.

– Ничек инде шуны белә торып пычак астына кертәсең? Бик кадерле ул безгә. Үз балабыз кебек. Хәер, үз балабыз инде Илгиз безнең. Барыбызны да бик ярата. Абыйсы килсә дә иң беренче шуның янына керә. Гөлназ бик ярата үзен. Мин эштә вакытта Фәнис белән ул карый. Киленем Илүзә бик әйбәт. Кайчак аңа калдырам. Бер дә авырсынмый. Арчада яшәүче туган апаларым булыша. Зур рәхмәт барысына да, – диде Кадрия. – Аны сабый бала кебек карарга кирәк. Аш, бәрәңге, балык, ит ярата, баллы әйберләргә исе китми. Барысын да блендердан чыгарып, кул белән ашатабыз. Үзе ашый алмый. Коронавирус та кичерде. Казанда хастаханәдә яттык. Аллага шөкер, берәүдән дә бернәрсә сораган юк. Исән-сау гына булсын, дибез. Тик бер проблема бар – Арча хастаханәсендә пандус та, лифт та юк. Кечерәк вакытында күтәреп менеп була иде. Хәзер авырайды. Өченче катта бит әле ул. Хастаханәгә барырга куркып торабыз. Ә инвалид балалар бер бездә генә түгел бит.       

Мин Кадриягә, гомумән, бу гаиләгә сокланып чыктым. Моның өчен нинди олы йөрәкле булырга кирәк! Һәркемнең дә кулыннан килә торган әйбер түгел бу. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.): “Ятимнең башыннан сыйпасаң да, һәрбер чәч бөртеге өчен Аллаһы Тәгалә сиңа савабын бирер”, – дигән. Алар бу гамәлләре белән үзләренә нинди зур савап алуларын, бәлки, күз алдына да китермиләрдер әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X