Арск-Информ
  • Рус Тат
  •       “Иң авыры, үзәккә үткәне сарык көтүе булды...”

     Бөек Җиңүгә 75 ел уңаеннан музейда сугыш чоры балалары белән очрашып, әңгәмәләр оештырып истәлекләрен барлауны оештырып җибәрдек.

         

         

    Сугыш афәтен, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары сафы көннән көн сирәгәя бара. Шулар белән очрашып, авыр еллар турындагы мәгълүмат туплау безнең өчен дә, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле булыр, минемчә.

         Бугенге язмамның  төп герое,  сугыш чоры баласы Әминова Раузалина Фатыйх кызы.Ул 1939 елда Кызыл юл районы  Иске Кишет авылында гади эшче гаиләсендә  дөньяга килә. Әтисен сугышка алып киткәндә кызга бары өч яшь ярым гына була. Әнисе Нәгыймә апаның куенында 4, карынындагы таусы  5 нче бала белән ятим калалар.  Барлык авырлык әнисе җилкәсенә төшә, ул фермада хезмәт куя. Шулай ук гаиләдәге балалар да әниләренә ярдәм итәләр. 11 яшьлек абыйсы колхозда эшли, җае туры килгәндә,  Казан шәһәренә барып утын кисеп гаиләне туендыру өчен бераз гына булса да акча юнәтеп кайта. Шулай ук 9 яшьлек апасы да колхозда тракторчы булып хезмәт куя.  Алты яшендә Раузалина апа әнисе Нәгыймә белән сарык көтүе көтә башлый. Иң авыры, үзәккә үткәне сарык көтүе булды. Иртәнге 3 тә чыгып китәбез, сәгать 6-7 инде сарыклар артыннан ач килеш йөгереп йөреп арыйсың, ачлыктан нинди генә үләннәр ашамадык: бәрәңге яфрагы, акбаш тамыры, кычыткан, какы, тукран үләне, арыш башагы, тигәнәк сабагы, алабута орлыгыннан  пешерелгән күмәчләр- дип елый-елый искә алды Раузалина апа.

          Рузалина апа кечкенәдән бик шук, тиктормас, усал бала булып үсә. “Мин узем  бер малай-кыз булдым, малайларны сыпырып кыйнап кына йөрдем, урамдагы малайларнын командиры идем”, - дип көлеп искә ала.  Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк бала булып үсә ул: кино карарга, җырларга бик ярата; көтү көткән вакытларда да кычкырып җырлап җибәреп үзенең сабый бала күңеленә рәхәтлек таба.

       Усал булгач, мәктәптәге баларны бозар, аздырып бетерер дип 3 нче класстан соң аны мәктәпкә укырга алырга теләмиләр, ләкин аның бик тә укыйсы, белем аласы килә.

        -Мәктәпкә барып ялваргач, тәртипле булырга, әнине, укытучы апаны тыңларга, кинога йөрмәскә дигән шарт белән  мине мәктәпкә алдылар. Сүземдә тордым: мәктәпкә укырга кергәч  тәртипле булдым, сүз тынладым, начар гадәтләрем, сугышулар бетте. Үземә тимәсәләр тимим, тисәләр кирәкләрен бирә идем малайларның. Бернәрсәне ташламадым....кино карауны. Кинога керү ул вакытта акчалы, безнең акча юк, ләкин мин җаен таптым, кыш көне кино күрсәтү җайланмасына су алып килеп, укытучылардан качып, мич артыннан карый идем  - дип искә алды Раузалина апа.

         Раузалина Фатыйховна үз авылында  җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, киномеханиклар курсында укып белем ала. Шул һөнәр белән күрше авылларда кино күрсәтеп йөри.  1960 елда Күкчәтау өлкәсенә эшкә китә, мондагы гади халыкка, күчмә кино аппаратлары ярдәмендә кино күрсәтә. Ташкентагы  лакокарска заводында 8 ел эшли. Ташкент кинотехникумына укырга керә: көндез –уку, кичен –кино күрсәтә. Шулай ук Раузалина апа монда үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри, концертларда чыгыш ясый, татар көйләрен ихлас күңелдән башкара, спектакльләрдә уйный. Сәнгать дөньясына җаны-тәне белән чума. 1968 нче елда кулына диплом алып, Казанга кайта, үзе укып белем алган киномеханиклар мәктәбендә производствога өйрәтү буенча укытучы-мастер  булып эшкә урнаша. Аннан 1970 елда Арча кинотеатрына эшкә кайта.  Җитәкчеләр Раузалина апаның тырыш, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче икәнен күреп аны Арча мәдәният йортына директор итеп куялар.  Лаеклы ялга чыкканчы үзенең бөтен көчен биреп, чын күңелдән сәнгать дөньясында кайный. Бар эшкә дә өлгерә, һәр эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара.

         Раузалина апа ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашкан, шулай ук бала хәсрәте дә аны читләтеп үтми, бердәнбер газиз улын югалта.  Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсә дә, ул сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам итә. Раузалина апаның балачагы, яшьлеге сугыш елларына туры килеп бик авырлыкта үтә, ә бүгенге көндә ул мул, тыныч тормышка лаек. Шуны язмамны аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләп тәмамлыйсы килә. 

               “Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге                                                                                                                                    җитәкчесе Хаҗиева Гөлүсә

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: