И, газиз әтиебез!
Бу хатны укыганда күздән яшьләр килә.
И, газиз әтиебез!
Сугыш еллары, гомер үткән саен ерагая барса да, йөрәктә яңара бара. Бигрәк тә Муса Җәлилнең туган көннәре вакытында (15 февраль) үзәкләр өзелә. Безнең әтиебез дә шундый авырлыклар күргән бит.
Безнең әти Зыятдин Шәрип улы Шәрипов 1906 елда туган. Тракторда эшләде. 1941 елның 14 июлендә әтиебезне сугышка озатканбыз. Әби, әни, 1931 елгы абый, 1934 елгы апам һәм мин. Миңа ул вакытта 2 яшь булган.
Без өйдә күбрәк әби (Хәтимә) белән булыр идек. Әнине (Нургаян) сирәк күрәбез. Ул өчәр ай еракта урман кисүдә эшли. Урак уру, колхоз терлекләренә кышка азык туплау, утын әзерләү, атлар карау -- биниһая күп эшләр әниебез җилкәсендә булды. Уңган, җитез әниебез барысына да өлгерергә тырышты.
Әтидән бары ике хат алдык. Соңгысы Брянск өлкәсеннән килде. Хатлары килмәгәч, чиксез борчу кичердек. Әти исәнме, юкмы? Билгесезлек. Ә эш болай була. Әтиләр Брянск урманында чолганышта калып, әсирлеккә эләгә һәм аларны Германиягә озаталар. Юлда ачлыктан тилмереп күпләр үлә. Исән калганнарын төрле эшкә тараталар. Әти госпитальдә эшли. Анда күргән газапларын әллә ничә томлы китап язсаң да бетәрлек түгел. Ул түбәнсетүләрне, ачлыкны ничек кичерде икән?! Соңыннан шул турыда сөйләгәндә күзләреннән яшь агар иде. “Салкын абзар кебек барактан (ул аларның яшәү урыны) мунчага алып баралар, ярым салкын мунчадан чыккач, шыр сөяккә калган әсирләрне, җилләткеч астында 15 минут тотып, шәрә килеш бозланып каткан абзарга кайтарып ябалар. Безнең өскә пар белән яңгыр шикелле тамчы тамарга тотына”, -- дип сөйли иде әти.
Лагерьда ашау ифрат начар булган. Үз—үзен йөртә алмаганнарын атканнар. Әти үзе дә госпитальдә үлем белән тартышып яткан. Могҗиза белән генә исән калган. Карт кына бер алман табибы дәваларга тотына аны, дарулар бирә, әйбәтләп ашата...
Күпмедер вакыт үткәч, аларны поезд белән икенче лагерьга алып китәләр. Юлда бомбага тоталар. Поезд туктый. Кешеләр үлә. Әсирләр шуннан файдаланып, урманга качалар. Алманнар этләр белән әсирләрне җыеп йөри. Әтиләр ераккарак киткән була, эләкмиләр. Шул тирәдә француз партизаннары барын ишетәләр. Аларны эзләп табалар. Әтиләрне тракторда порт шәһәрчегенә китерәләр. Анда төяү-бушату эшендә эшлиләр. Вакыт уза. 1945 ел җитә. Шул елның җәендә әсирләрне алыштыру бара. Әсирләрнең механизаторга язылганнарын аерым җыялар. Ә крестьянга язылганнарны байлар алып китә. Менә язмыш! Механизаторга язылганнарны Россиягә кайтаралар, ә крестьянга язылганнар мәңгегә шунда кала.
Менә бәхет: 1945 елның җәендә әтиебез 10 көнгә кунакка кайтып китте. Шахтада эшли, торгызу еллары. 1947 елның җәендә әти бөтенләйгә кайтты. Менә без дә әтиле булдык. Ул МТСка эшкә керде. Ләкин шатланырга иртәрәк булган икән шул. Әсирдә булганнарны эзәрлекләү башланды. Төнге сәгать бердә килеп тәрәзә кактылар. Барыбыз да куркып уяндык. Әтине милиция алып китте. Икенче, өченче көннәрне дә шул ук хәл кабатланды. Кайтаралар, алып китәләр. Әти өйдән елап чыгып китә иде. Сорау алулар, кыйнау, хурлау, наган түтәсе белән авызына сугып, болай да сызлап интектергән тешләрен җимерү, сындыру. Таң атканда, канга батып, елап кайтып керә иде. “Нигә генә исән калдым икән, бәхетлеләр бу газапларны күрми үлде”, -- дип, бик авыр сулкылдый иде. Ә без авыр тетрәнү эчендә идек.
И, газиз әтиебез! Бала вакытыңнан ук ятим калып, кешеләргә көтү көтеп, изгелек эшләп көн күргән инсафлы кешебез! Урының оҗмах түрендәдер синең. Чөнки син гадел, ихлас күңелле кеше идең. Балаларыңда да шушы сыйфатларны тәрбияләдең.
Әтиебез бер сыйныф та укымаган. Шуңа да карамастан, вөҗданлы, камил акыллы кеше иде. 1950 елда безнең энебез туды. Әтиебезнең шатлыгы чиксез иде. “Шушы баламны укытып кеше итсәм, үлсәм дә үкенмәм”, -- дия иде. Теләге кабул булды. Госман энебез ветеринария институтын тәмамлады. Үз эшенең остасы булды. Җитәкче урыннарда эшләде. Өч бала атасы. Калганнарыбыз да тиешле белем, һөнәр алып, тормышта үз урыныбызны таптык һәм менә әби-бабайлар булдык. Әтиебез бу рәхәт тормышта күп яши алмады шул. 1974 елда 68 яшендә күзләре сукыраеп, сәламәтлеккә туймыйча яшәп, бу фани дөньядан китеп барды. Әниебез 90да мәрхүм булды.
Хаҗия Әлфия Рәхимова,
Арча станциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев