Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иң кирәкле кеше

    Байкал авылы кешеләре бәхетле


    Җыелышларда элек-электән юл мәсьәләсен күтәрәләр иде. Аларга район вәкиле болайрак җавап бирә: “Безнең районда Байкал дигән авыл бар, районның иң ерак почмагында, сез менә анда барып карагыз!”

    Минем барып караган булды. Яңгырлы җәй иде. Шурабаштан Байкалга кадәр дүрт чакрым басу юлыннан барасы. Аннан тракторда гына үтәрлек. Авыл урамындагы колеядан әби-бабайлар урамны аркылып чыга алмыйлар...

    – Сез көн саен ул юллардан ничек йөрдегез? – дип кызыксынам Шурабаш һәм Байкал авылларына хезмәт күрсәтүче фельдшер Рәмзия Нургаяновадан. Ул үзе Байкал авылында яши.

    – Нәрсәләр белән генә йөрергә туры килмәде миңа, – диде ул елмаеп. – Җәяү дә, велосипедта, ат белән дә йөрдем. Үзебезнең ат бар иде, шуны җигәргә өйрәндем. Әле машина да бирмәкче булалар. Башта ризалашмаган идем, уйлап торам әле, права бар минем. Дүрт ел инде менә дигән асфальт юлдан йөрибез бит.

    – Район читендәге Байкал авылында туып-үскән кыз мондый һөнәрне ничек сайлады икән?

    – Безнең авылда Каюм дигән бабай бар иде. Менә шул бабай очраган саен: “Кызым, сиңа медицина буенча укырга кирәк!”– ди. “Юк, мин кибетче булырга телим!” – дим. “Кибеткә керсәң артык сыер тотарга кирәк”, – диде ул миңа.

    Ул вакытта Байкал балалары 3нче сыйныфны тәмамлагач Шура мәктәбенә, аны тәмамлагач Яңа Кенәр урта мәктәбенә баралар. Рәмзия алай “вакланып” тормый – 5 чакрымдагы Мари Иленең Марийск бистәсендәге урта мәктәпкә юл тота. “Уку русча булгач минем киләчәгем өчен әйбәт булды ул, – ди Рәмзия. – Аны тәмамлагач Яшел Үзән медицина училищесына укырга кердем. Укып бетергәч Казанда эшләдем. Сикертән егете Ринат белән өйләнештек. Шуннан соң төзү отряды белән Кемерево өлкәсенә китеп бардык. Мин балалар поликлиникасына эшкә урнаштым. Өч малайның икесе шунда туды”.

    Реклама

    1992 елда туган якка, Байкалга кайтып урнашалар. “Балаларның мәктәпкә барыр вакыты җитә иде. Аларны татарча укытасы килә бит. Кайтуыбызның төп сәбәбе дә шул иде. Аннан туган як та үзенә тарткандыр инде”.

    Рәмзиягә авылда һөнәре буенча эш булмый. Клубка урнаша, читтән торып Алабугадагы мәдәният уку йорты тәмамлый. 1996 елдан Шура авылында, аннан бүгенге көнгә кадәр Шурабаш фельдшер-акушерлык пунктында эшли.

    Ул еллар эчендә күпме юллар үтелгән, күпме кешеләргә ярдәм кулы сузылган.

    – Минем телефонның өзелгәне юк, – ди ул. – Ярдәм кирәк кешегә ял дип тә, төн дип тә тормыйм, тизрәк шунда ашыгам. Кемнеңдер гомерен, сәламәтлеген саклап калырга булыша алам икән – бу минем өчен зур шатлык. Кызганыч, тормышта төрле хәлләр була шул... Бәхеткә, киңәшерлек  хезмәттәшләрем бар. Яңа Кенәр участок табибы Резеда Фирдәвесовна, Арчадагы “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Мәдинә Фоатовнага зур рәхмәт!

    – Сезнең якларда коронавирус зәхмәте хәйран булып алды бугай, – дим.

    – Мин үзем дә авырдым, – диде ул. – Беренче вакцинаны ясатканда ул миңа йоккан булган инде, шуңа шактый авыр кичердем.

    Әнә шулай гел халык арасында инде ул авыл фельдшеры. Күпләр авырганда ул гына авырмый калса, гаҗәбрәк тә булыр иде. Аңа бит һәрвакыт алгы сызыкта булырга туры килә. Башка андый зәхмәтләрне күрергә язмасын иде инде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: