erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Иң креатив идеяләр Арчадан башлана”

Районда беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе игълан ителгән иде.

Анда 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар катнаша алды. Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяләрне, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан, әлбәттә, иң яхшыларын  тормышта куллану. Һәркем үзе теләгән темага проект төзи алды.

Ниһаять, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Барлыгы 33 проект килгән булса, шулар арасыннан 10сы сайланып алынды. Премияләрне тапшыру тантанасында авторлары үз проектларын яклап чыгыш ясады.

Урта Пошалым мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Әхмәдуллина үз эшен сәламәтләндерү аэробикасына багышлаган иде.

– Мәктәптә, уку йортларында белем алганда кеше үзеннән-үзе спорт белән шөгыльләнә. Теләк булганга гына түгел, кирәк булганга да. Ә менә эшкә кереп чумгач үзе турында оныта. Минем максатым – әнә шундыйларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү, – диде Гөлшат.

Әлбәттә, дәресләр түләүле булачак. Проект авторы хәтта нинди керем көтәргә мөмкин буласын да исәпләп чыгарган.

– Авылда кеше иртәдән кичкә кадәр эштә. Авыр хезмәт. Кирәкме ул? – дигән сорауга да җавабы әзер иде. Сораштыру үткәргән һәм аның фикерен уртаклашучыларны барлаган Гөлшат.  Ул үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, ярышларда катнаша, “Авыл яшьләре” спартакиадасында җиңү дә яулаган.

Наласа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Вахитова “Волонтерлар паркы” дигән темага проект төзегән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең авылда да ял итү урыны булуын телибез. Яшьләр әнә шундый теләк белдерә. Авыл халкы безнең бу фикерне хуп-лый. Бер проблема гына бар – яшьләр авылдан китә. Яшьләр өчен шундый мөмкинлекләр тудыру, бәлкем, бу проблеманы хәл итүгә этәргеч ясар, – дигән фикер белдерә Лилия.

Арчадан Әнис Мәүлиев, Булат Фәсәхиев һәм Азат Минзин “Арчаларның тарих кирмәне” темасын алып, туризм мәсьәләсен күтәргәннәр. “Кунакларны милли киемнәрдән каршы алып, гореф-гадәтләрне күрсәтеп, җырларын, биюләрен дә тәкъдим итәсең. Эш урыннары да булачак”, – дип бу проект нигезендә нәрсә эшләргә теләүләрен аңлатып үттеләр.

Ришат Сәйфетдинов “Татарча ТV” дигән теманы алган. “Выш-калар куя алмыйбыз. Шуңа сүз ЮТУБ каналы турында бара. Фильмнар төшереп, ЮТУБ каналына куябыз. Ә аның өчен темалар аз түгел”, – диде ул. Рүзәл Шәрипов та “Арчада каникуллар” дигән тема астында яшьләр медиапроекты төзегән һәм телевидение темасына тукталган.

Арча педагогика көллия-теннән Адилә Әхмәтҗанова яшьләр өчен блогерлар әзерләүнең милли клубы турында хыяллана.

– Тик тормышның начар якларын гына түгел, яхшыларын да күрсәтергә кирәк, – диде аңа район башлыгы Илшат Нуриев. – Барыгызга да рәхмәт белдерәм. Әгәр хыялларыгызны тормышка ашыра алсагыз, эшегезне җәелдерүдә, үстерүдә ярдәм итәчәкбез. Уңышлар сезгә.

– Республикада бу беренче проект. Гомумән, иң креатив идеяләр һәм проектлар Арчадан башлана. 33 проектның 10сын гына күрсәттек. Калганнары да сүнмәсен, аның өстендә эшләүләрен дәвам итсеннәр иде, – диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының территориаль сектор мөдире Илнур Сәгыйтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X