Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – башлап җибәрү

    Христианнардагы бәйрәмнәр, вафат булган якыннарын хөрмәтләү сокландыра. Үзләренең гореф-гадәтләренә тугры калып, бик еш зиратта булалар, туганнарын искә алалар, чистартып торалар, һәрвакыт тәртиптә тоталар, чиркәүдә гыйбадәт кылалар.

     

     

    Димитриев шимбәсе изге Димитрий Солунскийны искә алу көне (26 октябрь/8 ноябрь) алдыннан үткәрелә. Куликов кырындагы сугыштан соң барлыкка килгән. Башта шушы сугышта башларын салган барлык сугышчыларга гыйбадәт кылганнар. Тора-бара Димитриев шимбәсе барлык вафат булган православие христианнарына гыйбадәт кылуга әверелгән.

    Бу көнне традиция буенча туганнарының каберләре янында булалар, чиркәүләрдә, зиратларда җеназалар, искә алулар үткәрәләр. Православия христианнары вафат булган туганнарының, аеруча ата-аналарының рухлары шат булсын өчен гыйбадәт кылалар.

    8 ноябрьдә Төбәк-Чокырча чиркәвендә дә изге Димитрий Солунский бәйрәмендә беренче литургия үткәрелде. Ни өчен беренче тапкыр? Төбәк-Чокырча чиркәвен күреп белүчеләр аңлап алгандыр, дип уйлыйм. Тау өстендә бик матур урында урнашкан бу чиркәү олы юл кырыеннан да, авылдан да әллә каян күренеп тора. Шул ук вакытта аның ярым җимерек, таркалган хәлдә булуы авыл халкының йөрәген әрнетә. Зарыкканнар, юксынганнар. “Бик кирәк иде чиркәү. Анда булып чыкканнан соң күңелләр тынычлап кала, – диделәр өлкәннәр. “Чиркәүне бөтенләй юкка чыгарырга, берәмтекләп кирпечләрен ташырга теләүчеләр дә булды. Тик бер кирпечне дә куптарып ала алмадылар”, – дип искә алды кайберләре.

    Әле чиркәүнең гөмбәзе генә куелган. Бу гөмбәзне Рязаньнан иганәче Павел Добрынин җибәргән. Әби-бабалары Төбәк-Чокырчадан аның. Шуларга хөрмәт йөзеннән Павел Добрынин чиркәүне торгызуда булышырга ниятләгән. Авыл халкы бу изге күңелле кешегә рәхмәт сүзләре җиткерә. Ә автокранны шушы авылда яшәүче Сергей Елизаветин биргән,  автовышка белән район хакимияте булышкан. Мәхәллә халкы да көченнән килгәнчә акчалата ярдәм иткән.

    Алтарьны, тәрәзәләрне авылдан Юрий Кузьмичев, Андрей Евдокимов, Валерий Тарасов, Артем Баскаков, Евгений Шабалин, Евгений Евдокимов, Валера һәм Александр Терехиннар ясап куйган, түбәне алар япкан. Алар һәрчак ярдәм итеп торалар. Шулай ук Татьяна Тарасова, Зоя Евдокимова, Валентина Кәримова, Надежда Михееваның да (ул бу авылда туган, читтә яши) ярдәме зур. 2018 елның маенда чиркәүдә эшне башлап җибәргәннәр. Иң беренче булып яхшылап җыештырып чыгарганнар.

    Бу изге Герман чиркәве сәүдәгәр Крупенников һәм мәхәллә халкы акчасына 1811 елда таштан салынган. Искиткеч матур итеп бизәлгән. Шунда ук Казан уездының хатын-кызлар училищесы да булган. Революциядән соң мәчетләр язмышы чиркәүләрне дә читләтеп үтмәгән. 1941 елның язында иконалар юкка чыгарылган. Гыйбадәт кылулар тыелганнан соң аларны храм янында ук яндырганнар. Соңыннан бина ашлык саклау склады да, клуб та булып торган.

    Чиркәүнең яңадан торгызыла башлавын күреп авыл халкы рухланып киткән. Бәйрәм үткәрү өчен дә җаен тапканнар, янына вагон куеп, шуны җылытканнар. Изге бөекҗан Димитрий Солунскийны искә алу көнендә биредә гыйбадәт кылдылар. Вагон эче халык белән тулы иде. Арча чиркәвеннән Лин атакай да анда катнашты.

    Иң мөһиме, тарихи һәйкәл чиркәүне төзекләндерүне башлап җибәрү. Әмма биредә әле эшнең чиге юк. Аның өчен акча да бик күп кирәк. Мәхәллә халкы җыйган акча белән генә әллә никадәр алга китеп булмый. Бәлкем, тагын булышучылар, иганәчеләр табылыр? Аның өчен реквизитлар:

    Получатель: Местная религиозная организация Православный приход церкви Святителя Германа Казанского с. Тюбяк-Чекурча Арского района РТ (ИНН/КПП 1609037619/160901001

    Банк: отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО Сбербанк

    БИК 049205603

    р/с 40703810762000002232

    Номер банковской карты Сбербанк для пожертвований  4274620021855131

    Гөлсинә Зәкиева 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: