erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң мөһиме – берәүгә дә зыян килмәгән

Сөрде мәктәбенең түбәсе җимерелгән... Анда укыган балалар хәзер кайда белем алачак?

15 мартта әлеге хәбәр яшен тизлеге белән интернет киңлекләренә таралды. Социаль челтәрләрдә шунда ук җитәкчеләрне, мәктәп директорын гаепләргә тотындылар.

Минем бу язмамның максаты җимерелү сәбәпләрен дә, гаеплене дә эзләү түгел. Анысы тикшерү органнары эше. Иманым камил, сәбәбен дә ачыкларлар, гаеплесен дә билгеләрләр. Закон бер якаңнан алса, тиз генә җибәрми ул. Үзебезнең коллективтагы бер хезмәттәшебез дә бер гөнаһсызга тугыз ай суд юлын таптарга мәҗбүр булды.

Миңа калса, түбә җиме-релүнең төп сәбәбе – вакыты җиткән, тузган. Ярты гасыр  халыкка тугры хезмәт иткән бит  инде, бер тапкыр да ныклап төзекләндерелмәгән бинадан тагын нәрсә көтәсең. Иң мөһиме – берәүгә дә зыян килмәгән.

Бу бина өчен җаваплы Яңа Кенәр мәктәбе директоры (Сөрде башлангыч мәктәбе аның филиалы)  Әгъзәм Гайфуллин да шул фикердә.

Әгъзәм Әдеһәм улын күптәннән беләм. Ул районда иң тәҗрибәле, итагатьле, кешелекле җитәкчеләрнең берсе. Бәлки шул сыйфатлары да аңа ата-аналарның фикерен исәпкә алмыйча, мәктәпне ябып, укучыларны Яңа Кенәргә күчерергә комачаулагандыр да әле. Чөнки 1 мартта, Сөрде мәктәбен янгын күзәтчелеге килеп тикшергәннән соң, икенче көнне үк, ата-аналарны җыеп, хәлне аңлаткан ул. Иске бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча кимчелекләр табылган. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белдергәнчә, мәктәпнең сигнализациясенең гарантияле файдалану вакыты чыккан, аны яңадан тикшертергә кирәк булган. Котельныенда исә сигнализация гомумән булмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик җыелышта ата-аналар балаларны Яңа Кенәргә йөртергә каршы чыкканнар. Аларны да аңлап була, болай да оптимизация җилләре тирән тарихлы мәктәпне тугызъеллыктан башлангычка калдырган, хәзер инде монысыннан да ваз кичәселәре килмәгәндер. Шушы мәктәптә 2 сыйныфта укыган баланың әнисе Алсу Хәмидуллина белән сөйләштек.

– Әйе, җыелышта бу турыда сүз булды, әмма без каршы төштек. Болай килеп чыгасын кем белгән. Дөрес, быел 1 сыйныфка кергән балаларны әти-әниләре Яңа Кенәргә укырга биргән иде инде. Хәзер безнекеләр дә шунда укый башлады. Автобус йөртә, балалар да, без дә канәгать. Аллаһ саклады инде, балаларыбызга зыян килмәгәнгә сөенеп туя алмыйбыз, – диде ул.

Бер караганда балаңның мөмкинлекләре зур булган, яңа, якты, ә иң мөһиме, иминлеге тәэмин ителгән мәктәптә белем алуы яхшырак та инде.

– Ата-аналарның теләген исәпкә алып, башлангычларны Сөрдедән  мәктәп автобусы иң соңыннан сәгать 7 тулгач кына алып китә, озайтылган көн төркемендә шөгыльләнгәч, сәгать 4тә генә кире кайтара. Алар белән бакчага йөргән 4 бала да хәзер Яңа Кенәр балалар бакчасына килеп-китеп йөри башлады, – ди Әгъзәм Гайфуллин. – Укучыларны Сөрдедәге кебек бер бүлмәдә үз укытучылары Физия Фәйзрахманова укыта. Киләсе уку елында аны да эш белән тәэмин итәргә тырышачакбыз. Башка мондый борчу-мәшәкатьләр  күрергә язмасын.

Без, үз чиратыбызда, Сөрде укучыларының Яңа Кенәр мәктәбендә төпле белем һәм тәрбия алып, әти-әниләренә игелекле, миһербанлы чын кешеләр булып үсүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X