Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иң яхшысы – кагыйдәләрне бел һәм бозма

    Татарстанда 2020 елның 1 апреленнән гомуми изоляция режимы чорында өйдән чыгу тәртибе расланды. Аның белән 2020елның 31 мартында чыккан ТР Министрлар Кабинетының 240нчы карарында танышырга мөмкин

    Ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә барырга кирәк булса – рөхсәт кәгазе кирәкми. Шулай ук рөхсәт кәгазе якындагы азык-төлек кибетенә барганда, җәнлекләрне (эт һ.б.) йөрергә урамга алып чыкканда (өйдән 100 м), чүп түгәргә чыкканда кирәкми. Эшләүче оешмалар үз хезмәткәрләренә эшкә бару өчен белешмә бирә.

    Ә менә башка сәбәпләр буенча өйдән чыгу өчен рөхсәт сорала. Моны электрон челтәрләр аша башкарып була. Башта махсус сервиста теркәлергә кирәк. Анда теркәлү өчен кәрәзле телефоннан 2590 номерына бушлай SMS–хәбәр җибәрәсең. Хәбәрдә болай дип языла: теркәлү адресы#фамилия, исем, әтисенең исеме#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны, шәхси мәгълуматларны эшкәртү өчен ризалык. Үзеңнең мәгълуматларыңны язып җибәргәннән соң сиңа теркәлү коды белән SMS–хәбәр килә. Бу хәбәрне алгач, 2590 номерына нинди максат белән урамга чыгасыңны язып җибәрәсең. Судка, балаларны мәгариф оешмасына алып бару, медицина, ветеринария оешмасына, мәрхүмне соңгы юлга озату, паспорт алу, дачага бару яки кайту, почтага һәм кредит оешмаларына бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне ярдәмгә мохтаҗ, авыру туганнар өчен дару, ашамлыклар һәм башка кирәкле әйберләрне алып кайту һәм аларга ярдәм итү өчен алырга була. Көне, сәгате язылган SMS-хәбәр белән рөхсәт алган кеше тиешле вакытта урамга чыга ала.

    Машина эчендә берничә кеше булганда, ул вакытта һәр пассажирның һәм машина йөртүченең язмача яки электрон (SMS) рөхсәте булырга тиеш.

    Нинди оешмаларга эшләргә рөхсәт һәм тиешле кагыйдәләрне, чараларны үтәмәгән өчен штрафлар турында без район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән сөйләштек.

    – 2020 елның 25 мартында чыккан РФның “Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү” турындагы президент Указында  эшчәнлеген туктатмаган оешмалар исемлеге бар, – дип сөйләде ул. – Медицина учреждениеләре, аптекалар, халыкны азык-төлек һәм беренчел кирәкле әйберләр белән тәэмин итүчеләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда әһәмиятле эшләрне үтәүчеләр, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмаларга эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук массакүләм мәгълумат чараларында хезмәт итүчеләр эшләрен дәвам итә. Саксызлык аркасында күпләп чир таратучы һәм кеше үлеменә китерүче РФның Җинаять кодексының 236 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Иң зур җәза – 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Инфекция тарату куркынычы  булган шартларда һәм чикләү чараларын куллану чорында эпидемиология чараларын үтәмәгән өчен гражданнарга 15мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затларга 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә оешмаларга 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору яный. Кешенең сәламәтлегенә зыян салган яки кеше үлеменә китергән (әмма җинаять билгеләре юк) гражданнарга 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затларга – 500 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлек административ рәвештә туктатылып тора.

    Коронавирустан сак-лану чараларының берсе – битлек кию. Хәзер аны бина эчендә генә түгел, урамда да, машина йөртүчеләр дә кия башладылар. Бу мәҗбүриме? Табиб-эпидемиолог Эльвира Шәйхуллина: “Битлек ул кеше белән аралашканда, кеше күп урыннарда киелергә тиеш, – дип аңлата. – Битлекне урамда кию мәҗбүри түгел. Машина эчендә дә, әгәр дә руль артында утыручы салонда үзе генә икән, битлек мәҗбүри түгел. Битлекне бина эченә (кибет, аптека һ.б.) кергәндә кияргә кирәк.

    Румия Надршина

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: